"Ярдәм янәшә" акциясенең өченче агымы минзәләлеләргә килеп җитте
Кичә районга Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов инициативасы белән мохтаҗларга ярдәм акциясенең өченче партиясе Минзәләгә килеп җитте.
(Илдус Шаһиев, «Мензеля-информ»). Шул ук көнне үк коробкалар, баштагы икесе кебек үк, исемлектәге гаиләләргә, балаларга таратыла башлады.
Неля Бикеева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары:
- Өченче партияне дә "Веста" үзәге каршындагы волонтерлар, спорт, яшьләр, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре бер дә авырсынмыйча таратып чыктылар. Рәхмәт аларга.
Болай да очын-очка ялгап барган кешеләр, эшсез дә калгач, "Ярдәм янәшә" аша бирелгән азык-төлекне зур ярдәм буларак кабул итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев