Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярминкәләрдә ассортимент бик бай булачак

Мәктәп ашхаләрендә дә үзләре үстергән яшелчәләрне файдаланачаклар.

(Минзәлә, Илдус Шаһиев, Дилфас Галиев, Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ") Авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшкәндә әнә шундый ныклы фикер туа.
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасына җавап Татарстан Президенты бүлеп биргән акчага алынган яшелчә орлыклары тырыш кешеләр кулына эләккән.Авыл җирлекләре башлыклары менә ниләр сөйләделәр.
Сәрия Билалова, Коноваловка җирлеге башлыгы:
- Бүләк орлыгын утыртканда кызлар белән шаяртып та алдык әле. Яшелчә үстерү буенча колхоз оешты,диеп. Чөнки без барлык орлыкны да буш булган участокка утырттык. Утырткан кешеләр карап та торачаклар. Изгелек белән килгән орлыклар, тырыш куллар тарафыннан үстерелгәч мул уңыш бирер диеп ышанабыз. Көзге көне яшелчәләрдән бик мохтаҗ гаиләләргә дә өлеш чыгарырбыз,алла теләсә. Ярминкәләргә дә алып чыгарбыз.
Ирек Кадыйров, Юртау җирлеге башлыгы:
- Шундый бүләк өләшергә җай тапкан Президентыбызга,хөкүмәтебезгә рәхмәт. Орлыкларны үстереп бирүләрен сорап, ярминкәләрдә актив катнашучыларга һәм яңа участокта җир эшкәрткән күп балалы гаиләгә бирдек.

Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин:

-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлеп биргән разнарядка буенча Кадрәк авыл җирлегенә барысы 36 килограм сөенчек, 500 әр грамм аш чөгендере, кишер орлыгы 2 май көнне кайтты. Аны без авыл җирлеген төзекләндерүдә, өмәләрдә, ярминкәләрдә актив катнашучыларга һәм аз тәэмин ителгән гаилә-Вадим Гермагентов гаиләсенә бүлеп бирдек.  Орлыкларны шул ук көнне бу гаиләләр утыртып та куйдылар. Киеренке икътисадый вәзгыять шартларында авыл кешеләрен  эш белән тәэмин итәргә  һәм җирлектә азык-төлек иминлеген булдырырга  ярдәм итә.  Өләшенгән орлыкны үстереп уңышны Минзәлә, Чаллы шәһәрләрендәге ярминкәләрдә дә сатуны планлаштырабыз.

Зөфәр Нәҗметдинов, Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы:

–Башка авыл җирлекләре кебек үк, безнең авыл җирлеге дә Чаллыда, Минзәләдә үткәрелүче ярминкәләрдә актив катнашып килә. Моннан соң да шулай авыл халкының шәхси хуҗалыкларында үстерелгән кош-корт, сыер, сарык итләрен, яшелчәләр сатарбыз дип ышанам. Бушлайга яшелчә орлыкларын ярминкәләрдә актив катнашучыларга таратырга булдык. Шул рәвешле 10 кешегә 3әр килограммга якын суган орлыгы, 500әр граммнан кишер һәм чөгендер орлыклары тараттык. Алар шушы яшелчәләрне үзләренең бакчаларында үстереп, уңышларын ярминкәләрдә сату итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев