Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярослав Соколовский "Азия балалары"халыкара уеннарында йөзү буенча ярышларның барлык 3 көнендә дә җиңү яулады

Аның исәбендә 3 беренче һәм 2 өченче урын

(Илшат Вагыйзов,"Минзәлә-информ")

Минзәлә шәһәренең "Юбилейный" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ярослав Соколовский (тренеры Наил Каюмов) "Азия балалары"халыкара уеннарында үз чыгышын уңышлы тәмамлады. Без аның беренче көнне ирекле стиль белән 1500 м дистанциягә йөзүдә беренче урынны яулаганын хәбәр иттек инде.

Алдагы көннәр дә шулай ук нәтиҗәле булды.

Икенче көн нәтиҗәләре буенча Ярослав 400 м га комплекслы йөзү буенча 1 урын һәм 4х200 м га ирекле стиль белән эстафетада 3 урын алды. Соңгы 3 көн нәтиҗәләре буенча 400 м га ирекле стиль белән йөзүдә 1 урын һәм 200 м га комплекслы йөзүдә 3 урын яулады.

VII Халыкара «Азия балалары» уеннары Россия Федерациясе,  Владивосток шәһәрендә, 2022 елның 27 июленнән 8 августына кадәр уза. Ярышларда чит илләр вәкилләре: Әрмәнстан, Әфганстан, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Ливан, Монголия, Пакыстан, Таиланд, Төркмәнстан, Үзбәкстаннан, шулай ук Россия төбәкләреннән: Ерак Көнчыгыш федераль округы, Мәскәү, Приморье крае, Башкортстан, Татарстан, Якутия, Себер федераль округы, Урал федераль округы командалары катнаша. Ярослав Соколовский катнашкан йөзү буенча ярышлар 29 июльдән 31 июльгә кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев