Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Ярослав Соколовский РФ спорт мастеры булды

Ул Минзәлә шәһәренең "Юбилейный"спорт мәктәбендә шөгыльләнә

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Россия Федерациясе Спорт министрлыгының 2022 ел 31 маеннан боерыгы нигезендә “Юбилейный” урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең йөзү бүлеге тәрбияләнүчесе Ярослав Соколовскийга йөзү буенча «Россиянең спорт мастеры» дигән спорт исеме бирелде. Бу хакта яңалык Вконтактедагы "Юбилейный" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе сәхифәсендә урнаштырылган.

Ярослав Наил Каюмовта шөгыльләнә, ул район, республика, федераль дәрәҗәдәге күп санлы ярышлар җиңүчесе.

Ярославның бертуганы Александра да йөзү белән шөгыльләнә һәм Минзәлә районы Башлыгы призына үткәрелгән республика ярышларында рәсми рәвештә йөзү буенча спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев