Яшәү мохитебез тагын да уңайлана бара
Уртак көч белән бергә, үзара салым акчасына, 2019 елда да шәһәрдә күп эшләр башкарылды. Үзара салым хакында шәһәребездә яшәүчеләрнең фикерләрен сораштырдык
Әлфинур Сизова, “Веста” күппрофильле яшьләр үзәгенең кадрлар буенча белгече:
– Үзебезнең коллективта хезмәттәшләребезнең үзара салым түләү мәсьәләсе өчен мин җаваплы. Без барыбыз да үзара салым түләүдә актив катнашабыз. Быел да февраль аенда ук түләдек. Чөнки шәһәребездә уңайлыклар безнең өчен тудырыла бит. Мин үзем шәһәребезнең Гайдар урамында, элеккеге кирпеч заводы тирәсендә яшим. Безнең урамда яшәүчеләрнең гозере – тротуар мәсьәләсе. Шәһәрдән чыкканда яисә кергәндә туры дип күп кенә автомобильчеләр безнең тирәдән йөри. Ә менә җәяүлеләргә аларга юл сабуы бик уңайсыз, чөнки тротуар юк. “Ник олы юлдан йөрисез”, дип ЮХИдИ инспекторлары мәктәптән кайтканда балаларга берничә тапкыр кисәтү ясаган.
2020 елгы үзара салым средстволарына планлаштырылган чаралар арасында Социалистическая, Октябрь, шулай ук Заводская урамнарына тротуар салу мәсьәләсе дә кертелгән. Безнең урамда да тротуар булыр дип ышанабыз.
Фотода - Гурьянов урамы буенча ясалган тротуар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев