Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшәр өчен кичерә белергә кирәк

Яшәр өчен кичерә белергә кирәк

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
Флорид Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме" әсәренең темасы- бер гаиләнең трагедиясе. Тормыш көтеп, башкалардан ким яшәмәскә омтылып шәхси кичерешләр икенче планга калып бара. Ул проблемалар картның нык авырып яткан мәлендә калкып чыга...
Мин әсәрнең эчтәлеге хакында тирәнтен сөйләргә җыенмыйм. Макстым- артистларның трагедия һәм комедия симбиозын күрсәтүләренә үземнең фикеремне җиткерү.
Режиссер Илсур Казакбаев театрның иң көчле артистларын сайлап алып, аларның уены аша теманы ача алган. Килешегез, Хафиз Хамматуллин (Карт), Рәзилә Муллина (Карчык), Динара Акматова (Фатыйма), Рөстәм Зиннуров (Кәҗә), Илдар Халиков (Абдулла), Диләрә Кәримуллина (Чебеш) үз яшь категорияләрендә дә, уеннары белән дә көчле артистлар. Курыкмыйча, бүгенге көндә аларны театрның элитасы дияргә була. Әйе, бәхәсләшү өчен урын бардыр, әмма бу минем фикер. Режиссер алардан ансамбль тудыра алган һәм һәр актер үзенең өлешен югары дәрәҗәдә башкарып чыга алды. Шуңа тамашачы спектакльне караганда рәхәтләнеп көлеп утырды, күз яшьләре чыгарырлык эпизодлар да булды.
Декорацияләр әсәрнең эчтәлеген ачуда әһәмиятле урын тотты. Техник яктан кыен булдымы икән, сәгать телләренең әҗәл биргән вакытны санамавы эффектны киметте кебек тоелды. Әмма бер элементның күп төрле функцияләр (сәгать һәм паровоз) башкаруы игътибарга лаек.
Шәхсән үзем Кәҗә белән Чебешне Шайтан белән Фәрештә, хәтта Әҗәл дип кабул итеп утырдым. Чебешнең ак була алмавы өчен генә түгел, ә тема буенча бу геройларның шушы рольләргә (Шайтан яисә, хәтта, Әҗәл һәм Фәрештә) туры килә кебек тоелды. Гарчә, артистларның уены спектакльне тулыландырды. Режиссерның стандарт булмаган элементлар кертә белү остасы икәнен ишетеп белгәнгә, рольләрне ике төрле кабул итү спектакльнең тулаем концепциясен киметмәде.
Һәр артистның ролен ничек башкаруы хакында язып тормыйм. Элитаның уенын беренче спектакльдән соң артык мактарга да, кимчелекләренә басым ясарга да кирәк түгелдер!? Спектакльне икенче тапкыр куйганда, карыйм алсам, алар үз ялгышларын күреп, үзгәрә алырлар дип ышанам.
Куар кодлы заманда премьерага зал тутырып килүе дә тамашачының театр һәм артистларның уенын яратуы хакында сөйли.
Хәер, спектакльнең темасы да ярату хакында бит. Чынлап та дус һәм аңлашып яшәүгә ни җитә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев