Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яз җитә, язгы ташуга әзер булыр вакыт җитте

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе, районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм профилактика буенча комиссия рәисе Камил Нәҗимиев чираттагы утырыш үткәрде.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ). Көн тәртибендәге сораулар буенча комиссия рәисе урынбасары, Татарстанның Минзәләдәге янгын-коткару гарнизоны начальнигы Виктор Комаров, Татарстанның районара надзор һәм профилактика эшчәнлеге буенча бүлек начальнигы Альберт Тимерханов шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисенең беренче урынбасары Рамил Ягафаров чыгыш ясады.
Быел кар күп явуы хакында кабатлап тормастан, бер генә сан китерәм. Шәһәрдән чыгарылган 8 мең тонна кар, яуганның кечкенә генә бер өлеше. Авылларда яуган кар шул килеш, кояш кыздыру белән эри башлаячак. Болын, кырлардагы кар белән кушылып, көчле ташкын елгаларга юл алачак. Елдагыча Кадрәк, Наратлыкичу җирлекләрендә гадәттән тыш хәл туу куркынычы күпкә көчәя дигән сүз.
Камил Римович, менә шул шартларда әлеге җирлекләрдә генә түгел, буалар булган һәр җирдә вакытлы постлар оештыруны таләп итте.
Чыгыш ясаучылар үз темалары буенча утырышка катнашучылар алдында конкрет бурычлар куйды. Аларның чыгышлары Мензеля.ру сайтында соңрак урнаштырылачак.

Комиссия рәисе докладчыларның чыгышларын эштә кулланма итеп алырга кушты. Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшинага Куян авылында ел саен килеп чыга торган ситуацияне контрольдә тотарга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев