Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Язгы чакырылыш якынлаша

Чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу – Ватанны саклау РФ гражданының бурычы булып тора.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Бүген хәрби хезмәткә чакыру буенча район комиссиясе утырышы үтте.

Утырышны чакырылыш буенча район комиссиясе рәисе – район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев алып барды.

Көн тәртибенә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга кагылышлы берничә мәсьәлә кертелгән иде.

Район хәрби комиссары Сергей Владимиров 2021 елгы язгы чакырылышны оештыру турында чыгыш ясады.

– Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның чираттагысы башлана. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру – ул дәүләт заданиесе. Районга бирелгән  дәүләт заданиесе үтәлергә тиеш. Узган ел бездә 558 кеше хәрби учетта торган булса, быел 561 кеше учетта тора. Узган ел язын районнан 34, көзен 35 егет хәрби хезмәткә алынды. Быел да шушындый күрсәткечләр көтелә. 2020 елда еллык заданиене үтәдек, нәтиҗәдә хәрби хезмәткә чакыру йомгаклары буенча республикада өченче урынга лаек булдык, гомуми хезмәт эшчәнлеге буенча иң яхшылардан булдык. Быел да язгы һәм көзге чакырылыш буенча проблемалар булырга мөмкин түгел, – диде хәрби комиссар хәрби хезмәткә чакырылышны оештыру мәсьәләләре турында сөйләгәндә.

Чакырылыш комиссиясе утырышында шулай ук хәрби хезмәткә китүчеләргә медкомиссия үткәрүне оештыру, шулай ук коронавируска каршы чаралар һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев