Реклама
Көн темасы
Йөрәгебез нигә сыкрый
Бөек Ватан сугышы бар кеше өчен дә зур сынау булды һәм бетмәс-төкәнмәс кайгы китерде. Әлеге сугыш минем гаиләмне дә читләп үтмәде. Яңа Матвеевка авылындагы күп балалы гаилә башлыгы - безнең әтиебез Семен Андреевич Семенов Бөек Ватан сугышы башлануга ук, 1941 елның июнендә фронтка китә. Аңа фашист илбасарлары белән Мәскәү өлкәсендә...
Әтиебездән соң фронтка өлкән апабыз,1922 елгы Надежда, аннары 1924 елгы апабыз Ираида, 1943 елда 18 яше тулыр- тулмас абыебыз Александр да сугышка китә. Ул 1944 елда, 18 яшендә, Латвиядә һәлак була. Элек без аның кайда күмелгәнлеген белми идек, хәзер аның Баусс районы Мелбери авылында "Димзукалнс" дигән хәрбиләр зиратында күмелгәнлеген беләбез. Әмма аның каберенә барып баш иеп кайтыйм дисәң дә, ул бик еракта шул.
Апаларыбыз фронттан Җиңү көненнән соң, 1945 елның маенда кайттылар. Алар күптән вафат булдылар инде. Әниебез Мария Афанасьевна дүрт баласы: Зинаида, Николай, Любовь һәм мин - Валентина белән тол кала. Безгә әнә шулай әтисез, ачлыкта- ялангычта үсәргә туры килде. Хәзер инде без үзебез дә картайдык. Без - солдат гаиләсе, улларыбыз Армиядә хезмәт иттеләр, Николайның ике улы: Александр белән Владимир, Ираиданыкы - Александр, Любовьның өч улы: Александр, Виктор, Владимир. Минем улым Валерий, ул да диңгез пехотасында хезмәт итте, хәзер оныгым Антон Федоров хәрби частьтә хезмәт итә.
Әтиебез, якын туганнарыбыз сугыш кырларында ятып калсалар да, бернинди ташламалардан файдаланмадык бит без. Әтиләребезне, абыйларыбызны ни бәрабәренә югалттык икән соң? Елга бер мәртәбә булса да, Җиңү көненә безгә нәрсә дә булса бирергә буладыр, хәрби комиссариат открытка булса да җибәрә аладыр бит.
Сугыштан исән кайтучылар өйләнеп, гаилә тергезделәр, балалар үстерделәр, аларны тәрбияләделәр. Эшкә урнаштылар, зур пенсияләр алып, ташламалардан файдаланып, тынычлап, үзләренең туган якларында гомер кичерделәр, туган җирләрендә гүр иясе булдылар. Хәзер аларның гаиләләре өчен йортлар төзеделәр, фатирлар бирделәр, болар - барысы да бушлайга (хәер, алар аны шунда ук саттылар да). Ә безгә, сугыш балаларына, берни юк.
Хәзер, 70 елдан артык вакыт узгач, безнең аталарыбызның, абыйларыбызның акча кенә- гәләре барлыгын, солдатларга шунда акча салынып баруы турындагы яшерен мәгълүматны ачып салдылар. Хәзер шул кенәгәләрдәге акчаны да без, мирасчылар, ала алмыйбыз. Нигә бу серне ачтылар икән дә, нигә дип безнең йөрәкләребез- гә яра салдылар икән? Алардан чиновниклар - югарыда утыручылар үзләре файдалансыннар иде. Миллионлап талыйлар, ришвәт алалар, телевизордан тыңлап утыруы да оят. Ә безгә, мирас ияләренә, аталарыбызның акчаларын кайтарырга теләмиләр. Менә сиңа мә, ерып чыга алмаслык боҗра ясап куйдылар: Үзәк банк, нотариус һәм суд. Берсе икенчесеннән, икенчесе беренчесеннән башка берни эшли алмый. Монда берни дә эшләп булмыймы? Тиеннәр булса да, кайтарсыннар әтиләребез акчасын. Бу уңайдан шундый фикеремне җиткерәсе килә: хәрби хезмәткәрләрнең туганнарына дөрес һәм төгәл итеп ярдәм итәрдәй эшче депутатлар группасы төзергә кирәк. Бездә акыллы, игелекле эшләр башкарырдай кешеләр табылмасмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев