"Юбилейный" иң яшь көрәшчеләр арасында ярыш үткәрә
Малайлар да, кызлар да бил алыша
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Минзәләнең Көрәш мәктәбендә Рәмзил Бәдриев кул астында шөгыльләнүче 2010 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында көрәш ярышы башланды.
Рәмзил Бәдриев, тренер:
- Бүгенге ярышта 43 бала катнаша. Шуларның 6 сы кызлар. Малайлар татарча көрәш буенча ярышса, кызлар үзара билбау көрәшендә көч сынаша.
Ярыш башланыр алдыннан районның яшь батырлары Рузил Вәлиев һәм Егор Юнзель мастер-класс күрсәттеләр.
Җиңүчеләргә "Юбилейный" спорт мәктәбе һәм Рәмзил Бәдриев медальләр, грамоталар әзерләп куйдылар.
Ләкин бу ярышта, урыннары ничәнче булуга карамастан, җиңелүчеләр юк. Чөнки менә шушындый турнирлар аша көрәштә беренче адымнарын гына ясаучылар тәҗрибә туплыйлар, яңа җиңүләргә стимул алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев