Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары Тәкермән авыл җирлеге “Яңа елны иң матур каршы алучы” конкурсына йомгак ясады

Традиция буенча Югары Тәкермән авыл җирлеге “Татмедиа”ның “Минзәлә-информ” филиалы белән берлектә авыл җирлегендә “Яңа елны иң матур каршы алучы” конкурсы уздыра.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Җирлектә узган чыршы утларын кабызу тантанасында Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова үз чыгышында узган елга нәтиҗәләр ясады:

–Узып баручы 2021 елда күп эшләр башкарылды. Төрле илкүләм, республика программалары нигезендә мәктәп һәм балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды, спорт мәйданчыгы тренажерлар белән тулыланды, Түбән Тәкермән авылында ФАП сафка басты. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы да чараларга бай булды.

Әлеге чарада “Яңа елны иң матур каршы алучы” конкурсына да йомгак ясалып, оешма һәм учреждениеләр, шәхси кешеләр төрле номинацияләрдә җиңү яулап, “Минзәлә” район газетасына язылу сертификатлары белән бүләкләнделәр.

“Иң креатив чыршы” номинациясендә – авыл китапханәсе, “Өметле хоккейга старт” номинациясендә  Г.Сабитов исемендәге мәктәп, “Бакча һәм гаилә бердәмлеге номинациясендә” – “Шатлык” балалар бакчасы, “Уңганнар һәм булганнар” номинациясендә – мәдәният йорты, “Минем гаилә – минем сәламәтлек” номинациясендә – ФАП, “Яңа ел серпантины” номинациясендә – авыл җирлеге, “Иң ышанычлы Айболит” номинациясендә – ветеринария пункты, “Иң өлгер” номинациясендә – Түбән Тәкермән авылы клубы, “Нәтиҗәле проект” номинациясендә Илфат Мәүҗиев җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев