Реклама
Көн темасы
Югары Тәкермән авыл җирлегендә ир-егетләр хоккей уйнады
Минзәлә районы Югары Тәкермән авыл җирлегендә шул җирлектә яшәүче ир-егетләр белән Тукай районы Иске Абдул авыл җирлеге ир-егетләре арасында хоккей уены буенча иптәшләрчә очрашу булды.
(Рөстәм Хәкимҗанов, “Минзәлә –информ”)
Тәкермәнлеләр хоккей җанлы халык. Бүгенге уенда да бу ачык күренде. Ир-егетләрнең барысы да тимераяк киеп, кулларына кәшәкә алып, үз команадсы өчен уйнарга җан атып торды. Ә ике авыл командасының уеннарын хөкемдар - укучылар командасы капкачысы Лилиана Хаҗиева бәяләп барды. Нәтиҗәдә, Югары Тәкермән ир-егетләре командасы көчлерәк булып чыкты. Кубок хуҗаларда калды.
Әлеге уеннарның иганәчесе – фермер Нәсим Дәүләтов.
Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова:
- Бүгенге җылы очрашуны уздыруда ярдәм иткәннәре өчен Дәүләтовлар гаиләсенә, мәктәп коллективына, Мәүҗиевләр гаиләсенә, Илдар Асадуллинга һәм авыл яшьләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәсем килә. Киләчәктә дә шушындый матур очрашулар дәвамлы булсын, сау-сәламәт булып киләсе очрашуларга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев