Югары Тәкермән мәктәбенә тиңнәр юк
Минзәлә районы мәктәпләрендә иң көчле хоккей командасы кайда?! "Юность" боз сараенда үткән турнирда бүген шул сорауга җавап табылды. Турнир Совет гаскарләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышлап үткәрелде. Яшь хоккейчыларга бу көнне искә алу өчен рәхмәт әйтергә бер төркем әфгачылар килгән иде. Көндәшләрен җиңгәннән соң беренче урын өчен Мөшеге урта һәм Югары...
Минзәлә районы мәктәпләрендә иң көчле хоккей командасы кайда?! "Юность" боз сараенда үткән турнирда бүген шул сорауга җавап табылды. Турнир Совет гаскарләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышлап үткәрелде. Яшь хоккейчыларга бу көнне искә алу өчен рәхмәт әйтергә бер төркем әфгачылар килгән иде. Көндәшләрен җиңгәннән соң беренче урын өчен Мөшеге урта һәм Югары Тәкермән укучылары көч сынашты. Югары Тәкермәндә заманын да хоккей тренеры булган, хәзер, хуҗалык җитәкчесе булып эшләгәндә, мәктәп янындагы боз мәйданчыгын караудан туктамаган Илфак Мәүҗиев авылдашлары беренче булды. Бу шатлыкка сөенеп ул хоккейчыларга бүләк вәгъдә итте. Турнирда Урыс һәм интернат мәктәбе командалары да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев