Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары Тәкермәндә эшләр яхшы бара

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов районыбызның һәм Югары Тәкермән авыл җирлегенең социаль-экономик үсешенә яхшы бәя бирде. Җирлек башлыгы Алия Шәрипова үз чыгышында Югары Тәкермән авыл җирлегендә Президент программалары буенча ФАП, ветеринария пункты, аренда торагы төзелүен билгеләп үтте, җирлек халкы белән кулга-кул тотынып актив эшләвен , җирлекнең ике авыл ында да...

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов районыбызның һәм Югары Тәкермән авыл җирлегенең социаль-экономик үсешенә яхшы бәя бирде.


Җирлек башлыгы Алия Шәрипова үз чыгышында Югары Тәкермән авыл җирлегендә Президент программалары буенча ФАП, ветеринария пункты, аренда торагы төзелүен билгеләп үтте, җирлек халкы белән кулга-кул тотынып актив эшләвен , җирлекнең ике авыл ында да урамга яктырткычлар кую, чишмәләрне төзекләндерү кебек мөһим мәсьәләләргә тукталып китте. "Органик групп-Чулман" ҖЧҖ Тәкермән хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Мәүҗиев хуҗалыкның еллык эшенә йомгак ясады, хуҗалыкта узган ел һәр гектардан 34,9 центнер уңыш алынуын, хуҗалык терлекләренә 880 тонна печән хәзерләнүен,силосның узган елга караганда өч һәм сенаҗның ике мәртәбә күбрәк салынуын билгеләп үтте. Хуҗалык буенча 100 баш сыерга 89 баш бозау алынган, 1488 центнер ит җитештерелгән, һәр бозаудан алынган тәүлеклек үсеш 686 грамм тәшкил итә. Хуҗалык буенча барлыгы 51 миллион сумнан артык керем алынган, рентабельлек 8 процент булган, бу 2016 ел белән чагыштырганда 3 процентка артыграк. Хуҗалык хезмәтчәннәренә ел буена 12миллион 980 мең сум күләмендә хезмәт хакы исәпләнгән, шуның әлегә өч миллион сумнан артык хезмәт хакы буенча бурыч бар икән. Март башларында хезмәт хакы буенча бурычлар калмас дип ышаныч белдерде. Хуҗалыкка үз-үзен яшәтер өчен һәр сыердан кышкы чорда көнгә 12 килограмм, көнлек тулаем савымны 10 тоннага җиткерергә кирәк, диде Айдар Салахов Шул вакытта хезмәт хакы буенча да тоткарлыклар булмаячак һәм ул вакытында биреп барылачак. Җыенда шулай ук участок упономоченные полициянең кече лейтенанты Илмир Галиев, Минзәлә һәм Актаныш районнары буенча МЧС ГУ эшчәнлеге күзәтчелеге идарәсе начальнигы Альберт Тимерхановның информациясе тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев