Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Юлдагы ваемсызлык трагедия белән тәмамланды

Кеше үлеме белән тәмамланган юл- транспорт һәлакате хакында язганда сүзне үлчәп сөйлисе була.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)
Язмый калырга да ярамый. Быел Минзәләдә Чаллыдан ял итәргә кайткан икенче бала трагедик үлемгә дучар булды. Иң беренче чиратта кайгы килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашам. Беренчесе- Иркәнәштә суга батып үлде.
Юлда авария булганда әле якты була. Велосипедта баручы балалар артык ваемсыз булганмы? Тизлеге бик зур булмаган автомобилнең йөртүчесе балаларның шулай саксыз хәрәкәтен көтмәгәнме??? Трагедия... Башы белән асфальтка егылган баланы медиклар коткара алмый. Пучыдагы ашыгыч ярдәм машинасы да, авария координатларын дөрес бирмәгәнгә, трагедия урнына соңлый..
Хәер, анысы авариядән соң булган хәрәкәтләр. Тикшерү башланган, гаеплеләрне табарлар.
Ә авария китереп чыгаруга ни сәбәп булган соң?!
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов үткәргән юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әнә шул сорауга җавап эзләде.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илнар Исхаков вакыйга хакында кыскача аңлатма биргәч, тагын бер кат мәктәптә баларга юл йөрү кагыйдаләрен өйрәтүне беркайчан туктатырга ярамаганлыгын искәртте. Алар җәяүле генә түгел, великта, электросамокатта сакчыл йөрү кагыйдаләрен бик беләләр диде ул. Комиссия утырышында катнашучылар, балага хәрәкәт итү чарасы сатып алган әти- әниләр, баланың иминлеген өчен беренче чиратта җавап бирергә тиеш фикер әйттеләр.
Сак булыйк!!! Юлдагы кешенең кайсысы беренче булып кагыйдәләрне бозачагын алдан фаразлау бик кыен.Трассага, яисә олы юлга велик белән оешмаган төркемнәр белән чыгуны бөтенләй тыярга кирәк.
Әле яңа гына шәһәрнең Мирный тыкрыгында бер яшьүсмер хәрәкәткә игътибар итмиичә, юл аша чыкканда минем алда барган машина астында кала язды. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмавы күренеп тора. Әле белсә. Безнең шәһәр кебек тар урамнарда йөрүне тыярга кирәк тәгәрмәчле наданнарга. Олы юлга каскасыз, яктылык кайтаручы элементларсыз чыгу- ваемсызлык югары ноктасы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев