“Юность” боз сарае Минзәләдә беренчеләрдән булып өмәгә чыкты
Спорт учреждениесы коллективы икеайлык кысаларында шәһәрдә чисталык урнаштыруга зур өлеш кертә.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
“Юность” боз сарае коллективы Минзәләдә беренчеләрдән булып үзенә беркетелгән территорияне чистарту буенча өмә үткәрде.
Хәмзә Гыйләҗетдинов, “Юность” боз сарае директоры:
- Безнең коллектив “Хәрәкттә- бәрәкәт” дигән девизга нигезләнеп, өмәгә чыкты. Үзебезнең территорияне чүптән арындырып, эремәгән карларны таратып, агачларның корыган ботакларын кисеп, үзебездән шәһәрне чистартуга өлеш керттек.
безнең өстәмә
Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән республика торак пунктларны чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү буенча санитар-экологик икеайлык старт алды. “Минзәлә-информ”хезмәткәрләре дә өмә үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев