Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юртау бистәсендә чистарту корылмалары төзелә

Юртау бистәсендә күпкатлы йортлардагы фатирларга, шәхси йортларга учет приборлары куелачак, чөнки биредә биологик чистарту корылмалары төзеләчәк.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, Минзәлә-информ)

Әлеге корылмалар тәүлегенә 75 куб юынтык суны чистарту куәтенә ия. Алар файдалануга тапшырылгач, күпкатлы йортлардагы юынтык сулар гына чистартылып калмыйча, аңа балалар бакчасы белән башлангыч мәктәп, перспективада яңа төзелгән йортлар да тоташтырылачак. Бистә территориясендә 8 күпкатлы йорт һәм 150гә якын шәхси йорт, социаль объектлар бар, 400дән артык кеше яши.

Юынтык сулар берничә баскыч аша үтәчәк, чистарту процессының үзенчәлеге шунда – юынтык суларны махсус бактерияләр ярдәмендә биологик чистарту оештырылачак. Әлеге бактерияләрнең яшәве өчен павильонда махсус режим сакланырга тиеш.  Шуңа күрә биредә чиратлашып операторлар эшләячәк. Чистартылган юынтык сулар агарга ясалма буа булдырылган. Хәзер технологик павильонга җиһазлар кайтарыласы бар. Аннары территориясе койма белән әйләндереп алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев