Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юртау бистәсендә Некрасовлар гаиләсе яңа йорт төзи

Юртау авыл җирлегендә узган ел дүрт гаиләгә җир участогы бүлеп бирелде. Шуларның икесе яшь гаилә буларак йорт, икесе –мунча, гараж төзергә алганнар.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Йорт салырга җыенган гаиләләрнең берсе – Некрасовлар гаиләсе. Алар “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль проектының “Торак” программасында катнаша.

Ирек Кадыйров, Юртау авыл җирлеге башлыгы:

–Некрасовлар быел ТР авыл хуҗалыгы министрлыгыннан “Авыл җирлегендә торакка ия булу” өчен сертификат алдылар, ягъни аларга төзелеш өчен социаль түләү бирелә.

Алар гаиләдә өчәү.  Эльмира үзе Юртау балалар бакчасында тәрбияче, ире Павел шәхси эшмәкәрдә эшли, бер кызлары бар. Йортның нигезе төзелгән инде.  Йортны киләсе елда подрядчы “Домстрой” оешмасы төзиячәк.

Ильмира Аксюкова, район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге баш белгече:

– Быел безнең районда әлеге программада 3 гаилә катнашты. Бер гаилә – Юртаудан, калганнары – Хуҗәмәттән, Исәнголдан. Әлеге программада социаль өлкәдә эшләүче хезмәткәрләр, шулай ук АПК, ветеринария белгечләре катнаша ала. Программа 30х70 дип атала, ягъни аның шартлары буенча, йорт төзү чыгымнарының 30 процентын гаилә үзе түли, 70 проценты – дәүләттән. Норматив буенча 3 кешелек гаилә 54 кв.метрдан да ким булмаган йорт төзергә тиеш. Әлеге программа буенча социаль түләү 1 кв. метрга 29 мең сумнан исәпләнә. Әйтик, йортның мәйданы 54 кв.м  дип алсак, бәясе 1,5 млн сумнан артыграк була, шуның 70 процентын хөкүмәт бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев