Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юшадыда да, Кадрәктә дә эшлисе эшләр җитәрлек

Минзәлә районында халык җыеннары дәвам итә. Чираттагысы Юшады һәм Кадрәк авыл җирлекләрендә үтте. Юшады авыл җирлегендә үткәрелгән җыенда катнашкан район башлыгы Айдар Салахов кыскача кереш сүз белән районда тормышка ашырылучы дәүләт программалары турында сөйләде, җирлектәге карьерны рәсмиләштерү кирәклеген дә әйтте. Юшады авыл җирлеге башлыгы Мирзанур Кабировның еллык отчетын авыл халкы...

Минзәлә районында халык җыеннары дәвам итә. Чираттагысы Юшады һәм Кадрәк авыл җирлекләрендә үтте.

Юшады авыл җирлегендә үткәрелгән җыенда катнашкан район башлыгы Айдар Салахов кыскача кереш сүз белән районда тормышка ашырылучы дәүләт программалары турында сөйләде, җирлектәге карьерны рәсмиләштерү кирәклеген дә әйтте.

Юшады авыл җирлеге башлыгы Мирзанур Кабировның еллык отчетын авыл халкы кызыксынып тыңлады. Чыгышы авыл тормышының бөтен якларын үз эченә алган, хәл итәсе мәсьәләләрне дә санап үткәнгәме, соңыннан сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр, теге яки бу проблема турында сүз кузгатучы булмады.

Өч авылны берләштерүче һәм 240 кеше яшәгән җирлектә авыл җирлеге башлыгына да, депутатларга эш җитәрлек, чөнки хәл итәсе мәсьәләләр аз түгел.

Әйтик, Түбән Юшады, Каран Азик авылларына юлларга ремонт ясау, шәхси хуҗалыкларда маллар санын арттыру, фермер хуҗалыкларын арттыру кебек мәсьәләләр.

Кадрәк авыл җирлегендәге җыен башланганчы, район башлыгы Айдар Салахов, ТРның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев авыл тормышы белән таныштылар.

Җыенны район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Әйтергә кирәк, җыен бик җанлы үтте, клубта үткәрелгән җыенга халык та күп җыелган иде.

Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин үзенең еллык отчетында җирлек эшчәнлеге турында сөйләде, авыллардагы хәл ителәсе мәсьәләләргә тукталды. Алар арасында яңа ФАП, авыл җирлеге башкарма комитеты биналары төзү өчен җир документлары әзерләү,Иске Мунча авылына яңа күпер төзүне, авыл юлын төзекләндерүне, Җәмәк авылында яңа клуб бинасы төзүне, су проблемасын хәл итүне, аренда буенча торак төзүне программага кертү һ.б.кебек мәсьәләләр яңгырады.

Җыенда күтәрелгән мәсьәләләр хакында тулырак материалны "Минзәлә"-"Мензеля" газетаның алдагы саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев