Йөзьяшәр Мосаллия әбине Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов котлады
Әтрәкле авылында яшәүче Мосаллия Шаймиевага 100 яшь тулу хакында "Минзәлә"-"Мензеля" район газетасы язып чыкты инде. Кичә аны юбилее белән котларга район Советы депутатлары - район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев, "Заиковский" хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов, Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов килделәр. Алар йөзяшәр әбигә иң җылы теләкләрен...
Әтрәкле авылында яшәүче Мосаллия Шаймиевага 100 яшь тулу хакында "Минзәлә"-"Мензеля" район газетасы язып чыкты инде.
Кичә аны юбилее белән котларга район Советы депутатлары - район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев, "Заиковский" хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов, Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов килделәр.
Алар йөзяшәр әбигә иң җылы теләкләрен җиткерделәр, кызы Рәсимәгә, оныгы Илсур, килене Әлфинурга әбине кадер-хөрмәттә яшәтүләре өчен рәхмәт әйттеләр.
Түбәндә район газетасында ("Минзәлә", 12 гыйнвар, 2018, №1) басылган йөзъяшәр әби хакында кызы Рәсимә язган зарисовкадан бер өзек тәкъдим итәбез.
- Механизаторларга кырда аш пешердем. Мин бит сугыш чоры баласы, йөргән егетләр сугышка киткәч, кире әйләнеп кайтмадылар. Соң гына Әтрәкле авылы егетенә абыйлар димләп кияүгә бирделәр. Ирем Шайхелгыйлем сугыш ветераны - тимерче иде. Кайнанам Нурлыхода Әтрәкле авылында кендек әбисе, дәвачы буларак билгеле. "Килен кайнана туфрагыннан яратыла" - дигән сүзне халык бик белеп әйтә. Үзем дә кайнанама охшап, тырыш булдым. Төрле эштә эшләдем, бозаулар карадым, тегермән тарттым, - дип сөйләп ала әни үзенең яшьлек елларын.
Без ике бала. Мин - Рәсимәгә һәм энекәшем Мияссәргә әти белән әни якты дөнья матурлыгы бүләк итәләр. Шөкер, икебез дә исән-сау. Әни янына еш килеп, кайтып йөрибез. Әтиебез моннан 10 ел элек 83 яшендә ахирәткә күченде.
Шулкадәр сабыр ул әни. Һәрвакыт күңеле көр, кәефе күтәренке, яшисе килеп яши. Шаян сүзле дә үзе. Әйтәсе килгән сүзләрен без, балаларына, җыр белән әйтеп бирә:
Кеше бәхетеннән көнләшмәгез,
Кеше бәхетенә тимәгез.
Бүген - мин бәхетле, иртәгә - сез,
Матур булсын гомер юлыгыз...
Әйе, ул балаларының һәрвакыт тату яшәвен тели. Балаларының, туганнарының бердәм һәм дус, тату булып яшәвендә әнинең дә өлеше зурдыр. Ә йөзьяшәр әниебезнең нәселен дәвам итүчеләр - 35: балалары, оныклары, оныкчыклары, оныкларының ике оныгы. Барыбызның да хәлен белешеп, яшәешләре белән кызыксынып торган әниебезне һәм әбиебезне барыбыз да яратабыз. Аңа исәнлек-саулык, имин картлык теләп калабыз.
Акцент
Озын гомерлелекнең серен әниебез түбәндәгечә аңлата:
-Озак яшәү өчен бернәрсәгә дә кайгырмаска кирәк. Алла үзе бирә, үзе ала. Кайгырып бернәрсә дә барып чыкмый, - ди ул.
Ул һәрвакыт хәрәкәттә булды. Хәрәкәттә бәрәкәт дип белмичә әйтмәгәннәрдер. Хәрәкәттә булуы белән сәламәтлеген саклаган, минемчә. 100 яшьтә булса да, салкын тидерми, иммунитеты нык аның, тамакка сау, күз тимәсен. Нәрсә әзерләсәң - шуны мактап ашый. Кешеләрнең дә яхшы якларын гына күрергә өйрәнгән ул, күңеле аның яхшылыкта. Гаиләдә вак-төяк сүз чыкса да, тиз арада җайлап кую яклы. Аллага шөкер, әнинең куанычлары күп, җитәкчеләргә һәм медицина хезмәткәрләренә рәхмәтләре чиксез.
Укучыларыбыз колагына Мосаллия ападан киңәш:
-Кешегә авыр сүз әйтмәгез. Сүзне әйтсәң - кире кайтарып булмый. Ачуыгыз килсә, чыгып әйләнеп керегез, ачу басыла ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев