Үз салымыңны син түләми, кем түләсен
Минзәлә районы буенча физик затларга милек буенча салымнар 7,8 млн сум исәпләнгән, 30 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, шуның 2,5 млн сумы, ягъни 32,8 проценты җыелган.
(Флүрә Мусина, 10 ноябрь, “Минзәлә-информ”)
Шәһәр буенча 5848 мең сум милек салымы исәпләнгән, шуның 32,2 проценты түләнгән, тагын 3964 мең сум җыясы бар.
Ландыш Кондратьева, район финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе:
– Авыл җирлекләре буенча карасак, милек салымнарының иң күбе Хуҗәмәт (299 мең сум), Яңа Мәлкән (195 мең сум), Югары Тәкермән (163 мең сум) авыл җирлекләрендә исәпләнгән. Хуҗәмәт, Яңа Мәлкән авыл җирлекләре буенча әлеге төр салымның яртысына якыны җыелган. Урыс, Юртау, Николаевка, Яңа Маҗын авыл җирлекләрендә милек салымнарын җыю 50 проценттан югары, Әтрәкле, Аю, Кадрәк авыл җирлекләре буенча ул 50 процентка якынлашты. Ә милек салымнарын җыю буенча иң түбән күрсәткечләр Иске Маҗын (5 процент), Воровский исемендәге (10,7), Бикбау (15,2), Юшады (20,5) авыл җирлекләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев