Загиевларның өстәлләре дә мул, планнары да зур
КФХ “Загиев” күргәзмәгә дип әзерләгән өстәлләрендә үзләрендә җитештерелүче продукцияне тәкъдим итте.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Аталы-уллы Илгиз һәм Илназ Загиевлар әзерләгән өстәлдә казылыгы да, сосискасы да, пилмәне дә бар иде. Алар быел ирешелгән уңышлары турында да сөйләделәр, алга таба планары белән дә уртаклаштылар.
- Быел комбинатыбыз эшли башлады, пилмән ясауны да дәвам итәбез. Алдагы елга ит продукциясе җитештерүгә өстәп 10 гектарда синчек, 8 гектарда алмагач утыртачакбыз.Әлмәт ягында завод төзелә, шунда алма согы ясаячакбыз, - диде Илгиз Загиев.
- Без җитештергән продукциягә сорау зур: Татарстан, Башкортостан, Оренбург өлкәсендә сатабыз. Мәскәүгә дә җибәрәбез. Көненә 30 баш мал суела, - диде Илназ Загиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев