«Заиковский» хуҗалыгы үз акчасына мегаферма төзи
Савым сыерларын җәйләүдән яңа корпусларга кертү планлаштырыла.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ)
Чөнки яңа ферма иске корылмалар урнында төзелә. Хуҗалык җитәкчесе Радик Фәттахов, күз тимәсен, диеп бу темага бик ачылып сөйләшми, әлегә. Әмма аның кул астында эшләүчеләр җитәкчеләренең яңа проект белән янып йөрүен күреп торалар. Объектта читтән килгән подрядчылар да, хуҗалык вәкилләре дә хезмәт куя. Кул хезмәтен киметүгә, җитештерүчәнлекне күтәрүгә юнәлтелгән проект үз-үзен аклар, дип эшли Радик Фәттахов.
«Бу глобаль проектка тотынганчы, күп җирләрдә буддым.Үз күзләрем белән күреп, үз кулларым белән тотып карадым. Без башкалардан ким түгел, дип тәвәкәлләдек. Бүген нәселле мал һәм яңа технологияләрдән башка экономиканы күтәреп булмый. Бина түбә астында, җиһазлар кайтты.Үзем теләгәнчә килеп чыга инде», — дип хәбәр итте Радик Фәттахов "Минзәлә-информ"га.
Әңгәмә вакытында сынап карадым, соңгы айлардагы мәшәкатьләр, үзе әйткәнчә, ябыктырган мегаферма салучы хуҗалык җитәкчесен. Саулык юлдаш булсын аңа планнарын тормышка ашырганда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев