Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Заиковский» хуҗалыгы үз көче белән сөтчелек комплексы сала

Район башлыгы Айдар Салахов җае чыккан саен «Заиковский» хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов башлаган масштаблы төзелеш белән танышып чыга.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Бүген Радик Фәттахов төзелеш барган корпусларның кайсы нинди максатта кулланачагы хакында сөйләде.Малларның җәйге көтүлектә булуыннан файдаланып, иске корпусларның берничәсе җимерелгән.Алар урнында грандиоз корпус күтәрелгән, эчендә төзү- монтаж эшләре бара.Нигездә авыл кешеләре эшли. Ялланган бригадалар бар.Чөнки эш күләме бик зур. Әмма көзгә савым линиясен урнаштырып бетерергә җыеналар.
Айдар Салахов, Минзәлә муниципаль район башлыгы:
-Тәвәкәлләп бик зур эшкә алындыгыз.Кадрлар кытлыгы шартларында автомат саву линиясе урнаштыру хуплауга гына лаек. Сездә учет алып бару да беренче булып цифрлаштырылды. Хәзер дә эре инвесторлардан калышмыйча, үз көчегез белән олы төзелешне тәмамлап киләсез. Киләчәктә дә мул продукция җитештерүне дәвам итәрсез дигән теләктә торабыз.Район экономикасына сез лаеклы өлеш кертәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев