Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Заиковский" хуҗалыгы кош-корт алучыларны бөртекле, мал тотмаучыларны итле итә

Хуҗалык җитәкчесе Радик Фаттахов мондый ярдәмне башка елларны да күрсәтә иде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ

Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов безгә хәбәр иткәнчә, мондый ярдәмне мөрәҗәгать иткән һәркем алачак.

Симертергә мөмкинлеге булган кешеләр үгез бозаулар сатып ала . Өлкән яшьтәгеләргә очсыз бәягә яңа суелган тана ите сатып бирелә. Быел кош-корт тотарга теләүчеләр бөртек булмасмы дип борчылгач, Радик Фәттахов читтән кыйммәткә сатып алган бодай, арпаны мохтаҗларга икешәр центнер бушка өләшергә карар кылган.

Хуҗалык күп еллар инде бакчаларны сөргәндә хуҗалардан фәкать ягулык бәясен генә ала.

Быел авыл җирлегенә бәрәңге орлыгын яңартуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең дә теләге тормышка ашачак.Хуҗалык җитәкчесе һәм авыл җирлеге башлыгы менә шулай авылдашларының көнкүрешен бергәләшеп кайгырталар.Башка авылларда да кулланышка алырлык матур үрнәк бу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев