Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Заиковский” хуҗалыгында өлкәннәргә күчтәнәчне мулдан тараттылар

Заиковский хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фаттахов авылның өлкән кешеләренә күчтәнәчне ел саен мулдан өләшә.

Илдус Шаһиев, “Минзәлә- информ”

Быел 180 кешегә ит тутырылган пакетлар таратылды.Моның өчен өч баш мал суелган.Пакетларны Әтрәкле мәдәният йорты хезмәткәрләре гармун уйнап, җырлап, матур котлау сүзләре әйтеп өләшеп йөрделәр.

Радик Фәттахов:

-Без Өлкәннәр көненә бүләкне аларның теләгенә колак салып эшләдек.Күбесендә мал- туар юк хәзер.Конфет, печеньены теләсәң кайдан алып була.Яңа суелган тәмле ит фәкать бездә генә.Мал тотмаган кешеләр мөрәҗәгать иткәч, быел пай әҗерен дә итләтә тараттык.

Авылдашларымны гына түгел, райондашларымны бу көн белән котлыйм.

Хуҗалык икенче октябрьда булачак ярминкәгә ит продукциясе белән чыгарга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев