Үзара салым: күбрәк биргән саен, күбрәк эшләр башкарыла
Шәһәребез елдан-ел үсә, яшәеш өчен уңайлыклар тудырыла, тормыш өчен кызыклырак була бара.
Әлеге уңайлыкларны тудыруда без, үзара салым кертү мәсьәләсе буенча үткәрелгән референдумнарда актив катнашып, үзара салым керткән минзәләлеләрнең дә өлеше зур. 2020 ел өчен үзара салым средстволары җыю вакыты җитте. Районның шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева белән әңгәмәбез дә үзара салымга башкарылган эшләр һәм үзара салым кертү турында.
Әңгәмәдәш – Флүрә МУСИНА
–Роза Ягъфаровна, үзара салым җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүдә нинди роль уйный, үзара салым акчасына узган ел башкарылган эшләрне барлап китик әле.
–Тарихи традицияләрне һәм рухи матурлыкны саклап калып, шәһәребез халкы аны төзекләндерә, матурлый. Болар барысы да – безнең уртак хезмәтебез.
Куелган бурычларны уңышлы үтәүнең шактый өлеше җирле территорияләрне үстерүгә дәүләтебезнең өстәмә финанслау программасы аша үзара салым кертүебез нәтиҗәсендә тормышка ашты. Җыелган һәр сум үзара салым акчасына республика бюджетының җирлеккә тагын 4 (дүрт) сум өстәвен дә онытмыйк.
Уртак тырышлык белән, үзара салым акчасына 2019 елда түбәндәге эшләр башкарылды:
–254 урам яктырткычы энергия саклый торганга алыштырылды;
–2,2 км тротуар төзелде;
–Октябрь урамындагы хоккей корты янында, шулай ук Изыскательләр урамы 4/8А, Б йортлары янында балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылды;
–"Лесной" чишмәсен һәм үрдәк күлен төзекләндерү эшләре башкарылды;
–Гурьянов урамында 50 машина сыешлы автомобиль стоянкасы асфальтланды;
–Җиңү Паркында Советлар Союзы Геройлары аллеясына реконструкция ясалды, шулай ук Октябрь мәйданын яктырту эшләре башкарылды. Үзәк даруханәдән хастаханә күленә кадәрге сукмакны яктырту быел башкарылачак.
Һәм болар 2019 ел дәвамында гына башкарылган эшләр бит!
–Быел җыелган средстволарга нинди мәсьәләләр хәл ителәчәк?
–Җирле референдумда түбәндәге мәсьәләләрне гамәлгә ашыру турында уртак карар кабул ителде:
– Карл Маркс урамындагы “Школьный” скверын төзекләндерү;
– Коммунистическая урамы буенча сәүдә рәтләрен төзекләндерү;
– Октябрь урамындагы спорт мәйданчыгын җиһазлау һәм төзекләндерү;
– Шамов урамы буенча җәяүлеләр күперләрен ремонтлау;
– шәһәр урамнарындагы яктырткычларны модернизацияләү;
– Социалистик, Октябрь урамнарында һәм Завод тыкрыгында тротуарлар ясау.
Алга таба да бердәм булып, бары тик уртак көч белән генә яраткан шәһәребез –Минзәләне яшәү өчен тагын да уңайлырак итә алырбыз.
–Үзара салымны кайчанга кадәр түләргә кирәклеген дә аңлатып китегезче.
– Минзәлә шәһәрендә теркәлгән балигъ булган яшьтәге һәрбер кеше 500 сум акча түләргә тиеш. Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның тол хатыннары, 1 һәм 2 группа инвалидлар, биш һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр үзара салым түләүдән азат ителәләр. Үзара салымны 2020 елның 23 мартына кадәр түләнгән булырга тиеш. Үзебез яшәгән тирәлектә уңайлы шартлар булдыруга үзебездән дә өлеш керсен дисәк, үзара салым кертүдә актив катнашырга кирәк.
Редакциядән:
Түләүләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша яисә Ак Барс банк аша кабул ителә (башка банкларда комиссия алына).
Үзара салым акчасын кертү өчен реквизитлар:
ИНН/КПП 1628006334/162801001
УФК по РТ (Финансово-бюджетная и земельно-имущественная палата Мензелинского муниципального района РТ) р/сч 40101810800000010001
БИК 049205001
Отделение - НБ Республика Татарстан г. Казань
ОКТМО 92640101
КБК 991 117 14030 13 0000 150.
Безнең өстәмә
Россия Президенты Владимир Путин җирле үзидарәләр эшчәнлеге турында сөйләгәндә, җирлекләрдә җыелган үзара салымның 1 сумына федераль бюджеттан та өстәмә финанслау булырга мөмкин дигән сүзне әйтте. Бу хакта алдагы язмалардан укыгыз! Бергә калыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев