Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзара салымга акча җәлләмик

Үзара салым программасында катнашып, шәһәребездә байтак төзекләндерү эшләре башкарылды.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Елдан-ел безнең Минзәлә шәһәре үсә, тормыш өчен уңайлырак була бара.

Тарихи традицияләрне һәм рухи матурлыгын саклап калып, шәһәрне төзекләндерү өчен башкарылган эшләрнең  барысы да  – уртак хезмәтебез.

Куелган бурычларны уңышлы үтәүнең шактый өлеше җирле территорияләрне үстерүгә  юнәлдерелгән өстәмә финанслау – дәүләт программасы аша үзара салым кертүебез нәтиҗәсендә тормышка ашты, аның нигезендә җыелган һәр сумга республика бюджеты җирлеккә тагын дүрт сум өсти.

Уртак тырышлык белән үзара салым акчасына  соңгы бер елда – 2020 елда гына да күпме эшләр башкарылды. Менә алар:

1. “Сәүдә рәтләре” скверы төзекләндерелде (1 этап);

2. Октябрь урамында спорт һәм балалар мәйданчыгы төзекләндерелде;

3. Социалистическая, Октябрь һәм Завод урамнары буенча гомуми озынлыгы 1,7 км булган тротуарлар төзелде;

4. Шамов урамы буенча 2 күпер төзекләндерелде;

5. 428 урам яктырткычы энергияне янга калдыра торганга алыштырылды.

2021 елда үзара салым программасы буенча 9 объектта эшләр башкару планлаштырыла.

1. Ленин исемендәге парк территориясен төзекләндерергә;

2. “Сәүдә рәтләре” скверын төзекләндерүне тәмамлау (2 этап);

3. 400 урам яктырткычын энергияне янга калдыра торганнарга алыштыру;

4. Ленин, Гурьянов, Социалистик урамнары буенча гомуми озынлыгы 1,8 км булган тротуарлар төзү;

5. “Нефтьчеләр” скверын киптерү;

6. “Театр” скверы территориясен төзекләндерү;

7. Садак бистәсендә тренажер мәйданчыгы төзү;

8. К. Маркс урамы буенча брусчаткадан тротуар (“Мәктәп” скверы);

9. Социалистик урамындагы күперне ремонтлау.

Рамил Ягафаров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе:

–Шәһәребездә яшәүчеләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да уртак эш алып барырга ышанабыз. Бары тик уртак көч белән генә яраткан Минзәләбезне тагын да төзек, матур һәм яшәү өчен уңайлырак итә алабыз.

2021 елның 20 мартына кадәр (Минзәлә шәһәрендә теркәлгән һәр балигъ булмаган кешедән) 500 сум күләмендә үзара салым акчасы кертүегезне сорыйбыз.

Түләүләр Ак Барс банк аша кабул ителә (башка банкларда комиссия алына). Түләүдән азат ителгән ташламага ия булган гражданнар: Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, 1 һәм 2 төркем инвалидлар, биш һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев