Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әзерлек югары дәрәҗәдә булырга тиеш

Районда эвакуацион кабул итү пунктларының гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы линиясе буенча әзерлеге тикшерәләчәк.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районы администрациясенең утырышлар залында узган киңәшмәдә Минзәлә янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Виктор Комаров 17-18 сентябрь көннәрендә  эвакуацион кабул итү пунктларының  пунктларының гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы линиясе буенча әзерлеге тикшерәләчәген хәбәр итте.

Киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәрбер җаваплы оешма, учреждениеның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тиешле дәрәҗәдә булуы мөһимлеген ассызыклады.

- Әлеге мәсьәләгә җаваплы карарга кирәк, дип ул җитешсезлекләр өчен һәрбер җитәкченең  персональ җавап бирәчәген искәртте.

Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр консультанты Надежда Ботова үз чыгышында оешмаларның кирәкле документация әзерлегенә игътибар юнәлтте, ә  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева тикшерү-учение вакытында һәрбер җаваплы кешенең эш планы һәм урнашу урыны белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев