Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзләрендә үткәрделәр һәм җиңделәр: “Гномик” та нәниләр арасында шахмат ярышы узды

Катнашучылар шәһәрнең 9 балалар бакчасыннан иделәр

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә шәһәренең 4 санлы “Гномик” балалар бакчасында Минзәлә районының мәктәптәгечә яшьтәге балалар арасында шахмат буенча беренче муниципаль чемпионаты узды.

Район мәгариф бүлеге “Минзәлә – шахматлар территориясе” шахмат клубы җитәкчесе Азат Шагалиев белән бергәлектә үткәргән әлеге турнирда 10 бала көч сынашты.

“Гномик” балалар бакчасы данын Эльдан Абдуллин һәм Даниил Чуркин яклады.Ильяр Вәлиуллин “Аленушка” ( 6 нчы санлы) балалар бакчасыннан, Илья Еньков – “Балачак” (3 нче санлы) тан иде. Матвей Зыков 2 нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасыннан килде. Данил Костюнин – 8 нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасыннан килде. Мирон Михайлов 5 нче санлы “Таңкай” балалар бакчасы өчен катнашты. 7 нче санлы “Каенкай” данын Арсений Русланов якласа, 1 нче санлы “Нефтяник” балалар бакчасының вәкидле Сөләйман Хәсәнов иде. Катнашучылардан бердәнбер кыз бала Мира Александрова 11 нче санлы “Шатлык” балалар бакчасыннан иде. Нәни шахматчылар үзара 5 партия уйнадылар. Жюрилар Азат Шагалиев, шулай ук район мәгариф бүлегенең баш белгече Ләйсән Лобанова, Балалар иҗат йортының өстәмә белем педагогы Нәзимә Галләмова иде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, 1 урынны Даниил Чуркин яулады – ул барлык партияләрдә дә өстен калды.  2 урынга Сөләйман Хәсәнов һәм 3 урынга Эльдан Абдуллин лаек булдылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләргә өстәп, һәр катнашучыга татлы бүләкләр дә тапшырылды.

Гүзәл Әхмәтова, 4 нче санлы “Гномик” балалар бакчасының мөдире:

- Мәктәптәгечә яшьтәге балалар арасында беренче район чемпионатының нәкъ бездә үткәрелгәненә һәм безнең балалар җиңү яулаганына бик шатбыз. Бездә балаларны шахматка тәрбиячебез Венера Чистякова әзерли. Аның кул астында әлеге уен серләренә 10 бала төшенә. Алар чын мәгънәсендә шахмат осталары булып үсерләр, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев