Зөләйха Гыйләҗева Марий Элда үткәрелгән татар җыры конкурсында 1 урын яулады
Альберт Латыйпов көй язган җыр аңа җиңү китерде
Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә «Җырлар аша — туган телгә» I татар җыры фестиваль-конкурсы узды.
Конкурс Марий Эл республикасының татар туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте тарафыннан оештырылды.
Төрле төбәкләрдән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да, барлыгы 162 номер тәкъдим ителде
Фестиваль-конкурста автор җыры номинациясендә якташыбыз, Мәлкәннән Зөләйха Гыйләҗева катнашты. Альберт Латыйповның Фирая Габдуллина сүзләренә язылган «Җибәрмә мине» җыры белән чыгыш ясап, I дәрәҗә Лауреат иясе булды, Диплом һәм Кубок, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев