Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зөләйха Нәбиева Санкт-Петербургта узачак «Күңелле дельфин» Бөтенроссия ярышларына әзерләнә

Йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм ТР җыелма командасы составына керде.

(Дифиза Нуриева, "Минзәлә-информ")
Зөләйха 5 ел дәвамында тренер Әлфир Сафиуллин җитәкчелегендә «Юбилейный» спорт мәктәбендә йөзү белән шөгыльләнә. Яшь спортчы төрле ярышларда катнаша һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Узган атнада Казанда 13-14 яшьлек егетләр һәм 11-12 яшьлек кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Күңелле Дельфин»Бөтенроссия ярышларына сайлап алу да булды. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары составында 3 спорт разрядыннан түбән булмаган спорт әзерлеге спортчылары гына катнаша алды. Зөләйха Нәбиева ирекле стиль белән 100 метр дистанциядә йөзү буенча 2 нче урынны алды. Өч дистанциядә яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, ул ТР җыелма команда составына сайлап алынды. Хәзер ул Санкт-Петербургта узачак Бөтенроссия ярышларына ныклап әзерләнә.
Исегезгә төшерәбез, Зөләйханың бертуган абыйсы Зөлфәт Нәбиев та йөзү спортында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булды. Яшь спортчыга зур ярышларда лаеклы җиңүләр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев