Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зур шәһәр татар авылын йотмасын

Марат Әхмәтовның Минзәләгә сәфәре вакытында күбрәк кешеләр белән очрашу, шәһәр һәм авыллар белән тагын да якынрак танышу максатын куйганы сизелеп торды.И

(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Район мәдәният йорты янындагы очрашудан соң район башлыгы Айдар Салахов Марат Әхмәтовка,  дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев һәм Камил Нугаевка былтыр төзекләндерелгән, быел көннән-көн яңара барган Екатерина күперенә бару юлын күрсәтте, Атлар мәйданында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  инициативасы белән башланган “Безнең ишегалды” программасы кысаларында машстаблы төзекләндерү эшләре белән таныштырды. Район хастаханәсе коллективы белән очрашуда Марат Әхмәтов табибларга, шәфкать туташларына, барлык медицина хезмәткәрләренә коронавирус шартларында профессиональлек һәм риясызлык күрсәтеп эшләүләре өчен рәхмәтен белдерде. Юл уңаенда Тупач авылында район китапханәчеләре белән очрашып, комбайннар эшләгән басуга кереп алдынгыларга бүләкләр тапшырганнан соң Югары Тәкермән авылына юл тотты.

Биредә һәрвакыттагыча кунакларны югары дәрәҗәдә каршылый белүләрен күрсәттеләр. Икмәк, чәк-чәк һәм тәмле сүзләр белән каршы алдылар, әдәби музыкаль композиция күрсәттеләр. Гөлшат Зәйнәшева исемен йөрткән клубтагы һәм ишегалдындагы күргәзмәләр белән таныштырдылар. Авылдагы татар мохитен күргән Марат Әхмәтов туган телне алга таба да ихтирам белән саклап калу турында сөйләде. Моның өчен беренче чиратта балалар бакчаларында һәм мәктәптә тәрбия эшләрен, аралашуны туган телдә алып барырга чакырды. Якындагы зур шәһәр авылның татарлыгын бетерергә  тиеш түгел диде.  Бу авылда дәүләт программалары нигезендә мәдәният йорты гына түгел, яңа урамда дистәгә якын йорт калыкты инде.  Бу көннәрдә ике авыл арасында асфальт юл салынды. Районның гына түгел, республиканың данлыклы фермеры Нәсим Дәүләтов дәүләт субсидияләренә нигезләнеп техникасын яңарта, җитештерүдә яңа технологияләргә күчә.Марат Әхмәтов районнан китәр алдыннан әлеге фермерның яңа төзелә башлаган базасы белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев