Бәдриева Илүсә Әхмәт кызы (19.12.1940 – 18.12.2020) –Татарстанның атказанган артисты (1979)
Татарстанның халык артисты (1985) “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән
Илүсә Бәдриева Татарстанның Алабуга районы Татар Дөм-Дөме авылында туа. 1959 елда Алабуга культура- агарту училищесын тәмамлап, Минзәлә драма театрына артистка булып эшкә урнаша.Үзенең иҗат гомерендә 80нән артык төп рольләрне башкарган бу артистка Минзәлә театрының репертуарын булдыруда үзеннән зур өлеш кертә. Ачыктан- ачык драматик пландагы образлар аныкы була. И.Бәдриеваның беренче рольләре – Г.Сәгыйдуллинның “Сибелә чәчәк”ендә Чәчәк, Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт”ендә Нурсанә, М.Кәримнең “Айгөл иле”ндә Айгөл, Ә.Баянның “Һәйкәл”ендә Лениза, К.Байсәетовның “Сылу кызлар”ында Нурсылу, З.Шаһиморатовның “Йөрәк давыллары”нда Раушан, И.Касумовның “Тормыш бүләк итәм”ендә Алия кебек образлары артистканың җаны белән җылытылган һәм шул заман яшьләренә үз һәм якын иделәр. Мәсәлән, Чәчәк роле Илүсәнең кешелек табигатенә шулкадәр туры килә, ул аның алдагы иҗатын ниндидер аерым бер дулкынга көйли – бу рольдән соң аңа Чәчәккә хас “яшь, гүзәл, чая, тапкыр, акыллы, мөлаем” – (уңай эпитетларны тагы да өсти алыр идек) кызларны шактый күп уйнарга насыйп була. Билгеле, сәхнә тәҗрибәсен туплауда бу рольләр эзсез генә узмыйлар. И.Бәдриевага танылу М.Кәримнең “Айгөл иле”ндә Айгөлне уйнаганнан соң килә. Сабыйларча наян, саф күңелле, кешеләргә артык ышанучан, җитди карашлы бу кызны уйнау сәхнәдә фикерли белүне, образны шигъри чишә алды.
Сәхнәдә дөньяга, кешеләргә, мохиткә гашыйк күбәләктәй бер кыз яши.Дөнья тузаныф, пычрагы аңа бөтенләй кагылмый кебек, әйтерсең лә күк йөзенең зәңгәрлеге, тирә- юньнең ямьлелеге, кешеләрнең юмартлыгы аны сихерләгән, аның үз мохите, үз дөньясы бар. Ләкин бер мизгелдә бар да үзгәрә – кызның беренче мәхәббәт хисләре вак җанлы кешеләрнең күңел тупаслыгына килеп бәрелә, алай гына да түгел, аның нәфис җилкәләренә гади кеше күтәрә алмый торган, авыр җаваплылык йөкләтелә.Айгөл сайләрга тиеш: туган әнисе белән үз илен, туган- үскән җирен, аны тәрбияләп үстергән бабасын, апаларын ташлап, читкә – Италиягә китәргәме, әллә югыйсә монда калыргамы? Айгөлнең кайсысын сайлавыннан әсәрнең эчке мәгънәви асылы ачыкланачак, артистка моны яхшы аңлый һәм яшүсмер кызның йөрәгендә күтәрелгән давыл хисен эмоциональ киеренкелек аша чагылдыра. Айгөлнең күңелендә туган җиргә, дусларына, авылдашларына, яхшы кешеләргә булган хисләр өстенлек ала, бу кичерешләрдән аның күңел офыгы киңәя, ул үзен чыныккан кеше итеп хис итә башлый. Артистка әсәрнең философик уйлануларын лирик планда алып бара һәм Айгөл образын шигъри рухта тасвирлый.
И.Бәдриеваның шул чорларда иҗат ителгән тагы бер роле – Ш.Мәҗитовның “Ике хатын – ике закон” драмасындагы гашыйк кыз – Айна образы. Биредә шулай ук яшь артистканың ачык төсләр белән халык фольклорына таянып иҗат ителгән уңай персонажы игътибарга лаек – ул аны мәхәббәткә, бәхеткә омтылу символы буларак ача һәм шуның белән мавыктыра да. Ә Н.Анкиловның “Мин – солдат хатыны” спектаклендә И.Бәдриева Бөек Ватан сугышы чорында ерак Себер авылларының берсендә яшәүче Марийканың фидакарьлеген, көндәлек батырлыгын, чыдамлылыгын, авыр язмышын хикәяли. Ул образның һәи әсәрнең эчке рухын – җанын тоеп, гаять дөрес интонация табып, онытылып, бирелеп, зур темперамент белән “кеше җанының җанын” ачарга омтыла.
Бу рольләрдә яшь артистка үз иҗатының төп темасын ачыклый – ул хатын- кызның иҗтимагый тормышта тоткан роле хакында уйлана, нык ихтыярлы, максатчан, югарыга омтылучан, үтемле, җитди образлар тудырырга омтыла. Аны үз чорының хатын- кыз образы кызыксындыра һәм ул колхоз- совхоз театры сәхнәсендә халыкка якын торган, гади, ышандырырлык, табигый, җыйнак һәм пөхтә итеп сурәтләнгән образлар гәүдәләндерә. Бу образларда татар хатын- кызларының драматик язмышлары чагылыш таба.
И.Бәдриеваның эш тәҗрибәсе соңрак сәхнәгә килгән яшьләр белән һәрвакыт уртак булды, ул алар белән рәттән, үз активлыгын киметмичә, иҗат итеп килде. И.Юзеевның “Безнең әти мировой”ында Әнисә, Ф.Бәйрәмованың “Һәркемгә бер кояш”ында Лилиана, А.Гыйләҗевның “Син- минеке, мин - синеке”сендә Мәргупҗамал, “Өч аршын җир”ендә Шәмсегаян, Х.Вахитның “Ике килен – килендәш”ендә Саҗидә, “Кияүләр”ендә Бибиҗамал һәм башка рольләре актрисаның репертуар киңлеген күрсәтә торган исемлек. Аның иҗат активлыгы, якты энергиясе бервакытта да сүнмәде, җаваплылык хисен югалтмыйча, буыннар бәйләнешен өзмичә сәхнәгә бирелеп эшләде, иҗатта кайнады, халыкның яраткан актрисасы булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев