Бүген Минзәләдә күренекле шагыйрә Салисә Гәрәеваны соңгы юлга озаттылар
Мәрхүмә белән хушлашу мәрасиме соңгы елларда шагыйрә гомер кичергән өлкәннәр йорты территориясендә үтте.
Күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Салисә Гәрәевага белән хушлашырга Минзәлә районы җитәкчелеге, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, каләмдәш дуслары, шагыйрәнең иҗатын яраткан һәм аны якын иткән якташлары, авылдашлары, туганнары килгән иде.
Шагыйрә белән хушлашу сүзләрен район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, ТР Язучылар берлеге исеменнән Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин әйтте, дуслары, танышлары чыгыш ясадылар.
Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт дини йолаларга туры китереп, шагыйрәне соңгы юлга озатуда катнашты.
Салисә Гәрәева Минзәлә шәһәренең татар зиратында, язучы Фәнзаман Баттал белән янәшә, данлыклы шәхесләр аллеясында җирләнде.
Безнең белешмә
Шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәй кызы Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында туа. 1956 елда шул ук районның Күзкәй урта мәктәбен, 1958 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, ике ел туган төбәгендәге Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курста читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1968 елда тәмамлый.
1962 елдан 1991 елга кадәр Салисә Гәрәева Чиләбе шәһәрендә яши. Бу елларда Салисә Гәрәева журналист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак киң танылу ала. Ул бу якларда татар рухын саклап торган, татар мохите булдырган шагыйрә.
1991 елда Салисә Гәрәева Казанга күченеп кайта. Биредә дә ул үзенең журналистлык хезмәтен дәвам иттерә: әүвәл «Татарстан хәбәрләре» газетасында, аннары 1995 елның июленнән 2003 елның декабренә кадәр «Мәдәни җомга» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли.
Шагыйрә буларак, Салисә Гәрәеваның беренче шигырьләре 1955 елда Минзәлә район газетасы битләрендә басыла. 1959 елдан исеме республика көндәлек матбугатында да («Татарстан яшьләре», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» һ.б.) күренә башлый.
1979 елда Казанда шагыйрәнең татар телендә «Уралым» исемле беренче мөстәкыйль китабы, 1988 елда «Тау сукмагы» дигән икенчесе һәм 1991 елда Көньяк Урал китап нәшриятында басмага Татарстан китап нәшрияты белән берлектә татарча-русча параллель ике телдә әзерләнгән «Прозрение - Офыклар» исемле өченче җыентыгы, 2006 елда Татарстан китап нәшриятында «Йолдыз яңгырлары» дигән дүртенче шигырьләр китабы дөнья күрә.
Салисә апаның соңгы шигырьләр җыентыгы Татарстан Язучылар берлеге ярдәме белән басылып чыкты. «Бер кайтырмын» дип исемләнгән китабы әле күптән түгел, 2024 елның ноябрендә генә, Минзәлә районы китапханәсендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Әлеге җыентыкка шагыйрәнең төрле елларда язылган иң яхшы лирик-фәлсәфи шигырьләре туплап бирелгән.
Салисә Гәрәевага 1993 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 1982 елдан ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Салисә Гәрәева картлар йортына ялгызлыктан, караучысызлыктан тилмереп эләккән кеше түгел. Сәламәтлегенә бәйле рәвештә аңа табиблар күзәтүе астында һәм махсус караучылар янында яшәү кулайрак була. Аның бердәнбер кызы Эльвира, Германиядә яшәү сәбәпле, әнисе янына еш кайтып йөри алмый. Шулай да Салисә апаның кызы быел җәй көне кайтып, әнисе белән күрешеп, аның хәлен белеп китте. Бу очрашу әни һәм газиз баланың соңгы очрашуы булды…
Картлар йортында шагыйрәгә яхшы тәрбия һәм игътибар бирелде. Язучылар, әдәбият сөючеләр, якташлары һәрдаим аның хәлен белешеп тордылар, ул үзе дә очрашуларда, төрле чараларда катнашты. Урыс авылы җирлеге (туган авылы Тулбай шушы җирлеккә керә) башлыгы Ильмира Аксюкова, шушы төбәктә яшәүчеләр аңа җае чыккан саен хөрмәт күрсәтеп тордылар. 2023 елда Салисә апаның 85 яшьлек юбилеена Тулбай авылында монумент ачылды.
Салисә Гәрәева - шигърияттә үз-үзен тапкан, үз җирлеге, үзенә хас алымнары, шигъри табышлары булган шагыйрә. Аның күп шигырьләренә көйләр язылып, алар моңлы җырга әйләнгән. Шагыйрәнең якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев