«Кеше китә — җыры кала» сериалында Минзәлә театры артистлары да уйный
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап М.Мәһдиев әсәре буенча «Кеше китә — җыры кала» исемле 22 сериядән торган татарча сериалны «ТНВ» каналы заказы белән «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерде.
Әлеге сериалның премьерасы 2025 елда Җиңү бәйрәме алдыннан телевезион экраннарда чыкты. Һәм 2026 елның яңа ел бәйрәмнәрендә ТНВ каналы сериалны кабатлап күрсәтте. Әйе, бер түгел, кабат-кабат карарлык, кешеләр язмышы, ил тарихы хакындагы тирән эчтәлекле фильм шул ул. Сериалда Татарстанның 10 театрыннан 100дән артык актер катнашкан. Режиссеры — Александр Далматов. Фильмны караганнар танымый калмаганнардыр, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрыннан Татарстанның халык артисты Венера Нигъматуллина белән талантлы яшь артист Азат Җиһаншин да уйный анда.

Сериалга төшәргә ни рәвешле чакыру алулары, кинога төшүдән алган тәэсирләре, истәлекләре, кадр артында калган кызыклы вакыйгалар хакында артистларның үзләре белән очрашып сөйләштек.
Сораштырды — Дифиза Нуриева

Венера Нигъматуллина, Татарстанның халык артисты:
—Бу минем телевизион фильмда беренче генә төшүем түгел. Моңа кадәр дә күп кенә фильмнарда төшкәнем булды. Иң беренче итеп, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтоваларның «Уеннан уймак» фильмында төштем. Соңыннан Ренат Әюпов «Ак чәчәкләр» сериалына чакырды. Анда исә агу биреп, кеше гомере өзгән әби ролен уйнарга туры килде. Режиссер Марсель Махмутов куйган кыска метражлы «Бумеранг» фильмында картлар йортында тәрбияләнүче ана ролендә уйнадым. «Кеше китә — җыры кала» фильмына төшәргә чакырдылар. Анда авылның өлкән кешесе Хәбирә карчыкны уйнарга кирәк иде. Хәбирә әби — тулы, характерлы образ, шул ук вакытта ул җор телле һәм дә кешеләргә бик ярдәмчел карчык дияр идем. Чыннан да, бу рольне мин бик яратып уйнадым.
Нигездә, мин Теләче районы Яңа Җөри авылындагы (элек ул авыл Кара Чыршы дип аталган) съемкаларда төштем. «Кеше китә — җыры кала» әсәренең үзәгендә гүзәл табигать кочагына урнашкан әлеге татар авылы ята. Ил кичергән олы hәм кечкенә, шатлыклы hәм фаҗигале вакыйгалар, тормыш ыгы-зыгысы шушы татар авылы аша чагыла, шушы авыл кешеләре язмышы аша уза. «Кара Чыршы авыл советы» дигән язуны Яңа Җөри авылының элеккеге клуб бинасына кадаклап куйганнар. Бина — 40-60нчы еллар бинасын хәтерләтә. Съемкаларны 2024 елның иртә язында төшерә башладылар. Яз булса да, бик салкын иде. Әйтик, башта аякка чабата кигерткәннәр иде, ләкин салкын җирдә аның белән озын көн дәвамында йөреп булмый — аяк киемен йон оекбаш белән галошка алыштырдык. Май аенда һәм тагын җәй көне булды минем съемкалар. Җәй көне исә авылның таулы җирендә ир-егетләрне сугышка озату эпизодын төшердек. Үзе рәхәт, үзе авыр, вакыйгаларны үз күңелең аша кичереп, күңелләр тула, елыйсы килә, шуңа өстәп, әле үзе эссе. Табигатьнең матур, җиләкле чоры иде ул. Съемкалар кабат-кабат төшерелә, озакка сузыла... Фильм төшерү ул җиңел түгел... Таудан бер төшеп, бер менеп, шабыр тиргә баткан чаклар да булды. Әмма ләкин сугышка кадерле кешеләреңне озату, алардан аерылу йөрәккә үтеп керерлек, онытылмаслык кичерешләр калдырды. Ә көз көне исә съемкалар Әтнә районында булды. Кыш көне кабат Яңа Җөригә килдек һәм сериалны шунда тәмамлап та куйдык.
Табигате белән дә, кешеләре белән дә бик матур авыл Яңа Җөри. Бөтен кино төшерүчеләр командасын, артистларны киң күңелле Мәүгыйзә Зыятдинова үз өенә сыендырды. Костюмнар да шунда булды. Массовка белән күршедәге Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева җитәкчелек итте. Авылдагы хатын-кызларны, өлкән яшьтәге авыл абыйларын, малайларны ул җыеп алып килде. Алар да ихластан, чын күңелдән шунда безнең белән фильмга төште.

—Фильм төшерү вакытлары күңелегезгә ничек кереп калды?
—Кино төшерү мизгелләре бик рәхәт, олы бер тулы канлы тормыш булып истә калды. Авыл кешеләренең эчкерсез, безнең белән янып-көеп, сөенеп, барысы өчен борчылып, шул вакыйга эчендә кайнаулары үзе бер гомер булды. Тагын бер кат шул Яңа Җөри авылына кайтасы, Мәүгыйзә, Әкълимә ханымнар белән очрашып, сөйләшеп, гәпләшеп утырасым килә. Андый ихлас күңелле кешеләрнең булуына мин бик рәхмәтлемен.
—Сериалның режиссеры Александр Далматов хакында ни әйтә аласыз?
—Александр «Кеше китә - җыры кала» әсәрен тирәнтен җентекләп өйрәнгән. Бик яхшы команда туплаган. Операторлар да Мәскәүдән иде, үз эшләренең чын осталары. Бик күп костюмнар: өс киемнәре, аяк, баш киемнәре, реквизит җыелган. Булмаганнарын тектерделәр. Мисал өчен минем үземә үлчәп, шул чорга туры килешле күлмәк тектеләр. Александр һәрберебезне якын итеп, һәрбер артистның күңеленә кереп, бер сулышта, бер теләктә иҗат итте. Мин аңа бик зур рәхмәтле. Әлмәт шәһәрендә сериалның презентациясе булды. Анда Минзәләдән без дә бардык. Һәм ул барлык сериалда катнашучыларны сәхнәгә чакырды. Миңа сүз биргәндә «Сериалыбызның Дәү әнисе,» дип халык алдында бик зурлады. Зурлавы өчен рәхмәт. Фильмны төшерүдә матди яктан ярдәм иткән җитәкчеләр белән фотога төштек. Онытылмаслык истәлек, тарих.
Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә — җыры кала» әсәре үзе дә, аның нигезендә төшерелгән фильм да бик тирән эчтәлекле, мәгънәле, чын тарих бу. Барлык бөтен буындагы кешеләр дә карасын иде әлеге сериалны. Андагы вакыйгалар бүгенге көнгә дә аваздаш. Халык өчен, киләчәк өчен бик кирәк бу фильм. Үткәннәрне онытмаска иде!

Азат Җиһаншин, артист:
—Сериалда төшү өчен кастинг узарга туры килде. Миңа яшь егет — Әхмәтзариф ролен бирделәр. Роль, образның характеры турында кыскача гына әйтсәк — әтисе кебек үк үз мәнфәгатен, тормышын җайлап, көйләп йөрүче бер егет.
Кинода төшү миңа ошады. Камералар алдында да үземне иркен тоттым. Җәй көне әлбәттә бик эссе иде, көне буе кояш астында йөреп, баш авыртып яткан чаклар да булды. Ләкин андый моментлар тиз онытыла. Бик күп артистлар белән таныштым, аралаштым. Минем анда сүзләр дә бик күп түгел иде, ләкин ролем үземә ошады. Венера апа белән безнең съемка көннәре туры килмәде диярлек. Кыш көне төшерелгән соңгы съемкада гына бергә уйнадык. Минем съемкалар бары тик Яңа Җөридә генә узды. Режиссерга килгәндә, Александр — бик тыныч кеше. Беркайчан тавыш күтәргәне булмады. Съемкага килгән һәр кешене ачык йөз белән каршы алды. Режиссерның үзе әйткән сүзе дә бар бит: фильмда шул чорның һәр элементын кертергә тырыштык, ди ул. Һәм чыннан да, съемка мәйданында элекке чор атмосферасы көчле иде. Фильмда төшү бик рәхәт булды.

—Сәхнәдә тамашачы алдында һәм фильмда камера алдында уйнау арасында аерма бармы?
—Бар! Фильмда үземә ятларга бирелгән сүзләрне сәхнәдәгечә итеп сөйләргә өйрәнеп бардым. Һәм съемка вакытында интонация белән сөйли башлагач, мине Александр Далматов җәһәт туктатып, әйдә, хәзер табигыйрак итеп, чынга охшатып сөйлә, диде.

—Кадр артында кызык хәлләр булдымы?
—Булды. Кыш көне төшкән съемка вакытында аякка кияргә күн итек бирделәр. Аның табаны тая. Тауга менәргә кирәк. Менеп булмый, шуам да китәм. Куллар белән дә таянып менеп карадым... Соңыннан киез итек бирделәр. Шуның белән уйнап чыктым. Тагын бер эпизод: 6 егет кыйный мине. Ышандырып, табигый кыйнарга кирәк. Сугалар, миңа авыртмый, режиссерга да ошамый. Бер моментта берсе читек үкчәсе белән башка китереп басты — режиссер «Менә шул әйбәт» дип, шул җирне алдылар кинога.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев