Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Тамашачыга авторның идеясе барып җитте

Гадәттә спектакль карагач, мөнәсәбәтемне тамашачы фикере дигән рубрика аша белдерә идем. Равил Сабырны күптән белгәнгә, фикер сөрешен чамалаганга, спектакль караган көнне әңгәмә оештырырга килештек. Сораулар — миннән, җавап — аңардан.

Тамашачыга авторның идеясе барып җитте

(Әңгәмәдәш – Илдус ШАҺИЕВ)

— Бу әсәрне язарга ни этәргеч бирде: ниндидер вакыйга яки кем беләндер аралашудыр бәлки? Башта «Син генә җитмәгән идең» дигән шәп исем тудымы, әллә сюжетымы?

— Әдәби әсәрләрнең ничек барлыкка килүен Анна Ахматова бик образлы әйткән: «Когда б вы знали, из какого сора растут стихи, не ведая стыда? Как желтый одуванчик у забора, как лопухи и лебеда». Ягъни аларны чүп үләннәре белән чагыштырган, күбесе көтмәгәндә, очраклы рәвештә генә килеп туа, дип әйтәсе килгән. Минем бу пьеса белән дә шулайрак килеп чыкты.

Берсендә машинада барам, 14 февраль, Гашыйклар көне иде бугай, радиодан тыңлаучылар мәхәббәт тарихларын сөйли. Бер хатын сөйләгәне аеруча кызык булды. Беренче ире белән курсташлар булганнар, ике-өч ай очрашып йөргәч, өйләнешкәннәр. Тагын өч айдан аерылышканнар. Иренең дусты да моны яратып йөргән икән, тик күрсәтмәгән генә. Болар аерылышкач ул да мәхәббәтен аңлаткан һәм күпмедер вакыт узгач шулай итеп бу хатын беренче иренең дустына кияүгә чыккан.

Аннары ике дус бер подъезддан үзләренә квартира сатып алганнар, күршеләр булганнар. Шулай берсендә бу ханымга ниндидер очрашуга барыр алдыннан чәчен душ астында юып алырга кирәк булган, ә кайнар су юк ди. Бу күршесенә, беренче иренә, чылтыраткан: «Синдә кайнар су бармы?». «Бар». «Чәчемне генә юып чыгыйм әле зинһар?». «Ярар», — дигән тегесе. Бу ханым бер кергәч дип чәчен генә юмаган, тулысынча юынган, өстәвенә ваннада эленеп торган беренче иренең халатын киеп ваннадан чыгып килә икән, ишектән икенче ире килеп кергән. Дустын сыра белән сыйларга кергән икән.
Минәйтәм, пьеса башлап җибәрер өчен менә дигән сюжет ич инде бу! Ә пьесаның исеменә килгәндә, анысы башка соңрак килде. Әсәр беренче мәлләрдә гомумән «Болай булмый!» дип атала иде.

— Минзәлә театры артистлары белән элек аралаша идеңме? Спектакль туган вакытта бу рольдә менә бу артист уйнаса, икенчесен ул тартып чыгарачак бит, дип уйланганың булдымы?

— Әлбәттә аралашканым бар! 2016 елда Минзәлә театрында минем «Кирәкле кишер яфрагы» комедиясе куелган иде. Ул спектакльдә "Син генә җитмәгән идең«дә уйнаган өч артист катнаша иде: Татарстанның халык артисты Венера Нигъмәтуллина, Татарстанның атказанган артисты Руслан Әхмәтҗанов һәм Рифат Хафизов.
Рольләрне артистлар арасында бүлүгә килгәндә — ул режиссер эше. Ул аларны күбрәк белә, бәлки моңа кадәр ачылмаган потенциалларын да күрәдер. Булат Бәдриев белән дә без күптән дуслар, ул инде минем өченче әсәрне сәхнәләштерде. Яр Чаллыда «Хәят» чыккан иде, Әлмәттә — «Сигезле бию». Шуңа күрә мин аңа тулысынча ышанам.

— Минемчә, Рөстәм Зиннуровны баш рольгә кую — баш режиссерның уңышлы карары. Гомумән, артистлар ансамбле тамашачы белән уртак тел тапты. Шулай да сорау, яза башлаганда ук геройлар саны сигез идеме?

— Юк, башта алтау иде алар. Хикмәт шунда ки, әгәр син, Туфан абый Миңнуллин әйтмешли, драматик ситуацияне дөрес коргансың икән, геройларың чын икән, алар үз-үзләренә роль ясый башлыйлар, артларыннан язып кына җитеш. Алай гына да түгел, алар хәтта дусларын да алып киләләр әле. Шулай итеп Халидә апа Нәсфәт абыйны алып килде, Гайшә — Пицца китерүче егетне.

— Спектакльдән соң, тамашачы белән аралашырга вакыт буламы? Шул әңгәмәләрдән соң спектакльгә берәр үзгәреш керткән булдымы?

— Тамашачы белән аралашу — анысы иң рәхәте, иң тәмлесе инде! Безнең татар тамашачысы — олы күңелле. Ул спектакльнең вак-төяк җитешсезлекләрен һәрвакыт гафу итә, артистларга, премьераны әзерләгән иҗат төркеменә рәхмәтле була белә, дәррәү кул чаба.

Уңай-җайлы гына итеп, үпкәләтмичә җитешсезлекләрне дә күрсәтә белә кайберәүләр. Ә без үпкәләмибез дә, чөнки аларны төзәткәч, спектакль тагын да яхшыра. Гомумән, театр — тере организм бит ул. Хәтта шул ук бер үк спектакль уйнаган саен яңача уйнала: пьесаның моңа кадәр игътибар бирмәгән урыннарын күреп аласың, артистлар яңа сүзләргә акцент ясый, тамашачылар гел көтмәгән урында күргән эпизодны ошатып кул чаба башлый. Кыскасы, артистларга, тамашачыларга, режиссерга, рәссамга, композиторга, гомумән, бу комедияне сәхнәдә чыгаруда хезмәт куйган кешеләрнең барысына, барысына да мең рәхмәт!

Соңгы сүз

Автор дөрес әйтә, бу спектакль пицца китерүчесез тулы булмас иде. Азат Җиһаншин спектакльдәге үз өлешен бик шәп алып барды. Миңа Нәркизә роленең бирелеше дә ошады. Илшат һәм Чәчкә дуэтында, сүз дә юк Рөстәм әйдәп баручы. Әмма Диләрәгә курыкмыйча уйнарга киңәш итәр идем. Нәрсә дисәң дә ул ике ир хатыны бит. Мәхәббәте Илшатта калган, Наил белән яши. Үз уеның белән Рөстәмне читкәрәк тибәреп кара. Потенциалы бар.

Сәхнәдә ут куелышы ошады миңа. Җемелдәтеп тору — эчке динамиканы арттыра, тамашачыны тонуста тота. Сигез кешелек төркем белән авыллардагы гастрольләрдә йөрү бик җайлы түгелдер, әмма бу спектакль зур шәһәрләрдә дә күрсәтерлек. Мин укытучы түгел, бәя куярга хакым юк, әмма тамашадан бик уңай хисләр, ял итеп чыгуымны әйтә алам.

Безнең белешмә

Рольләрдә:

Илшат — Рөстәм Зиннуров

Чәчкә — Диләрә Зиннурова

Халидә — Татарстанның халык артисты Венера Нигъмәтуллина

Нәркизә — Индира Фатхуллина

Наил — Татарстанның атказанган артисты Руслан Әхмәтҗанов

Пицца китерүче — Азат Җиһаншин

Гайшә — Миләүшә Шәяхмәтова

Нәсфәт — Рифат Хафизов

Композитор — Гөлназ Закирова

Җыр тексты — Лилия Гыйбадуллина

Рәссам — Зилә Галимова

Биюләр — Илгизә Хәсәнова

Директор — Илнур Гайниев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев