Яңа Мәлкән авыл китапханәчесе Зөлфия Равилованың йөрәге изге хисләр белән тулы
Дәүләт программасы буенча яңа төзелгән Яңа Мәлкән авыл мәдәният йортында авыл үзешчәннәре катнашында әледән әле кичәләр, концертлар еш үткәрелеп тора. Шушы көннәрдә Әдәбият елы кысаларында якташ язучылар һәм шагыйрьләр иҗатына багышлап оештырылган кичәне дә авыл халкы яратып карады. Әниләр көненә туры китереп үткәрелгәнгә, кичә тагын да ямьлерәк, мәгънәлерәк булды. -Максатыбыз...
Дәүләт программасы буенча яңа төзелгән Яңа Мәлкән авыл мәдәният йортында авыл үзешчәннәре катнашында әледән әле кичәләр, концертлар еш үткәрелеп тора. Шушы көннәрдә Әдәбият елы кысаларында якташ язучылар һәм шагыйрьләр иҗатына багышлап оештырылган кичәне дә авыл халкы яратып карады. Әниләр көненә туры китереп үткәрелгәнгә, кичә тагын да ямьлерәк, мәгънәлерәк булды.
-Максатыбыз - шушы залга җыйналучы тамашачыларның - авылдашларыбызның, шулай ук китап укучыларның әдәбиятка игътибарын җәлеп итү, әдәбиятка карата мәхәббәтләрен көчәйтү, аны үстерүгә этәргеч бирү, - дип башлады кичәне авыл мәдәният йорты директоры Зөләйха Гыйләҗева дөньядагы иң изге затларны - әниләрне бәйрәм белән котлаганнан соң.
Кешене әхлакый яктан тәрбияләүдә, дөрестән дә, әдәбият зур роль уйный.Әдәби әсәрләр укучыга рухи байлыкны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, "нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман" төшенчәләрен үтемле итеп җиткерә, диеп кичәне алып баручылар әдәбиятның җәмгыятебездәге ролен билгеләп үттеләр. Гөлшат Зәйнашева, Марс Шабаев, Салисә Гәрәева, Азат Мәрдан, Зөләйха Закирова кебек шагыйрьләрнең, Газиз Мөхәммәтшин, Фәнзаман Баттал кебек сатирик язучыларның шигырьләре укылды, әсәрләреннән өзекләр тыңланды, җырлар башкарылды. Газиз Мөхәммәтшинның "Ике әби бәрәңге ала" дигән хикәясе буенча сәхнә күренеше дә кичәгә үзенчәлекле төсмер кертте.
Кичә авыл китапханәчесе Зөлфия Равилованың тәүге шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү белән тулыландырылды, кичәгә тагын да җанлылык өстәде. Якташ шагыйрьләребез рәтенә Бикбау авылында туып-үскән, Мәлкән җирлегендә тагын да үсеп, канатларын ныгыткан, озак еллар китаплар арасында кайнап, авылдашларына матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүгә зур өлеш керткән Зөлфия Равилова басып килә, дигән сүзәрдән соң тамашачыларның алкышлары астында сәхнәгә Зөлфия чыкты. Моның өчен сәбәбе дә бар - шушы көннәрдә безнең "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә аның "Гомеремнең шигъри моңнары" дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Шигырьләре йөгерек, укырга җиңел, алардан ихласлылык бөркелә. Алар нигездә туган як, яшьлек турында, якыннарына, укытучыларга багышлап язылганнары да бар. Ул шулай ук заман кешесенең тормышта тоткан урыны турында уйлана, туган ягыбыз табигатен тасвирлый. Җыентыктагы шигырьләрен укып чыккач, авторның кичерешләре, бигрәк тә авыл тормышы күз алдына килә. Авыл җирлеге башлыгы турындагысында бераз сатира да чагылып уза. Зөлфияне тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов аның юморына җавап итеп: "Авылыбызга, халкыбызга хезмәт итик, игелекне бергә кылыйк" диеп, уңышлар теләде.
Зөлфиянең иҗат кичәсенә әтисе - заманында Бикбау авылының оста гармунчыларыннан саналган Әскать ага Басыйров та килгән иде. Җиде дистәне вакласа да, һаман да шаянлыгын саклап, уен-көлке белән гармунда уйнап, мәлкәнлеләргә зур бүләк ясады. Мәлкән авылына 1987 елда килеп эшкә урнашкан, башта укытучы булып эшләгән, хәзер 20 ел буенча авыл китапханәсендә эшләүче Зөлфия үз-үзенә бикләнеп ята торган түгел: "Мәлкәнәй" керәшен фольклор ансамбленең алыштыргысыз җырчысы, мәдәният чараларында актив катнаша. Бу юлы да берничә җыр башкарды. Улы Ниязның да сәхнәгә беренче менүе түгел: әниләргә матур җырлар бүләк итте.
Зөлфиянең шатлыгын уртаклашырга ерактагы туганнары да кайткан, Бикбаудагы авылдашлары да килгән иде, алар да җыр-сәнгатькә гашыйклар: әле берсе, әле икенчесе җыр яисә бию башкарды, шигырьләр сөйләде. Зөлфиянең үзенә авылдашларыннан мактау сүзләре яуды гына. Күршеләре Алсу Хазипова аның гаиләдә яхшы әни, уңган килен булуын, ярдәмчеллеген, аш-суга осталыгын тасвирлады, тормыш иптәше Өлфәт белән тигезлектә яшәүләре турында сөйләде.
Тамашачы Зөлфия Әскать кызының иҗатына соклануын белдерде, кичәне оештыручы һәм алып баручылар, шуның өстенә үзләре дә матур җырлаучы һәм биюче - мәдәният йорты директоры Зөләйха Гыйләҗевага, әдәби җитәкче Гөлназ Сәгъдиевага, балалар бакчасы мөдире Ләйсән Нуриевага күңелле, мавыктыргыч кичә оештырганнары өчен рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.
Безнең өстәмә
Зөлфиянең шигырьләре арасында бергә булыйк дигән юллар да бар. Сәхнәдә дә ул шушы шигырен укыды. Чыннан да, бердәм булганда зур эшләрне җиңел башкарырга була. Тормыш авырлыклары да сизелми. Кичә башланып киткәнче, китапханә, ФАП, клуб урнашкан яңа бинага күз салып утырдым. Биредә якты, җылы, авылча мохит бөркелә. Яңа бинага сакчыллык ишек төбеннән үк башлана, көзге пычракларда алмаш аяк киеме белән керәсе. Сәхнәне бизәүгә авыл эшмәкәре Ринас Сәгъдиевнең булышуы, кичәне үткәрүгә авыл советы депутатлары Николай Черток, Марат Садыйковның, эшмәкәр Альберт Бурановның матди ярдәм итүе дә авыл халкының үзара бердәм, тату яшәүләренең бер чагылышы.
Фотолар белән сайтның "Фотогалерея" бүлегендә танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев