Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Берсе виноград үстерә, икенчесе чәк-чәк ясарга ярата

Үзләренең төп эшләреннән тыш, буш вакытларында мең төрле шөгыль табып яшәүче гаиләләр күп шәһәребездә. Айрат һәм Раушания Исхаковлар да шундыйлардан.

Айраттан виноград үстерү буенча киңәшләр:
– Виноград утырту өчен 1х1 метр киңлектә чокыр казыйм, иң аска таш, кызыл балчык кисәкләре, тирес салам. Виноградның тамырлары суласын өчен торба чыгарып калдырырга кирәк. Моның тагын бер уңай ягы бар: шушы торбадан гына су сибәсең. Виноград дымлы урынны яратмый, ул кояшлы урында яхшы үсә. Помидорларны тәрбияләгән кебек, виноградның да тармакланып киткән ботакларын кисеп торырга кирәк. Иртә өлгерә торган сортлар безнең җирлектә 90 көндә, соң өлгерә торганнары 150 көндә тәмле булып пешеп җитә.Кышка артык ботакларын кисеп, түгәрәкләп бәйлим дә, салкын тимәсен өчен каплап куям.

Раушания Исхаковадан рулет ясау рецепты:
– 3 йомырка алабыз да, агын сарысыннан аерабыз. Бер кәстрүлгә 3 йомырка салабыз, шуңа 3 йомырка сарысын да кушабыз, 120 грамм шикәр комы
салабыз да, 10 минутлап миксер белән болгатабыз.Икенче кәстрүлгә 3 йомырка агы, 40 грамм шикәр комы салып, шулай ук миксер белән болгатабыз. Аннары ике кәстрүлдәге массаны бергә кушабыз да, 75 грамм он салып болгатабыз да, рулет итеп төрәбез. 170 градуста 15 минут пешерәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!

Язманы тулысынча "Минзәлә" газетасының 29 май, 2020 ел санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев