Чал заманнар кайтавазы
Көз башында күп кенә республикакүләм мәгълүмат чаралары «Археологлар Минзәлә районында Яңа Бикчәнтәй каберлегендә Мисыр пирамидаларыннан да борынгырак табылдыклар казып чыгарганнар», дип хәбәр иткән иде.
Әле мәгълүматка аңлатма кертү максатыннан без әлеге тикшеренү эшләрен җитәкләгән тарих фәннәре кандидаты, «Археология Восточно-Европейской равнины» ҖЧҖ директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Антон ЛЫГАНОВКА мөрәҗәгать иттек.
Әңгәмәдәш — Илшат ВАГЫЙЗОВ
— Антон Васильевич, Яңа Бикчәнтәй каберлегендә казу эшләренең элгәре тарихы белән таныштырсагыз иде? Әлеге каберлек кайчан табылды? Сезгә кадәр биредә казу эзләре алып барылганмы?
— Бу территориядәге һәйкәлләр археологлар арасында инде күптән билгеле. 60-70 елларда Түбән Кама сусаклагычы төзелү рәвешле су күтәрелер алдыннан биредә яңа һәйкәлләрне ачыклау өчен киң масштаблы разведкалар үткәрелә. Шулай ук таш гасырга караган Игим тукталышында да зур мәйданда казу эшләре алып барылган. Элекке Яңа Бикчәнтәй авылы янында шулай ук бик күп борынгы торак пунктлар булганлыгы билгеле. Бу һәйкәлләрне яңадан тикшерү 2019 елдан башлап А.В. Лыгановның, ягъни минем (бронза чоры һәм борынгы металлургия белән шөгыльләнәм) һәм В. В. Морозовның (яңа таш гасыры белгече) фәнни темалары кысаларында уза.
Каберлек В.В. Морозов тарафыннан 2023 елда ачылды. Ул вакытта сөрелгән басуда каберлектәге кеше сөякләре һәм таштан ясалган асма бизәк табылды. Казып тикшереп карау биредә асма бизәкләр салынган күмү урыны булганлыгын күрсәтә. Шулай ук әлеге каберлек 19 гасыр төзелеше аркасында җимерелгән булып чыга. Күмү урыны гадәти булмаган, таш асма бизәкләр салынган булганлыктан, 2024 елда биредә археологик казулар үткәрергә карар кылынды.
— Казу эшләрендә кемнәр катнашты?
— Археологик казу эшләрендә берничә тикшеренүче: мин, ягъни тарих фәннәре кандидаты А.В. Лыганов (РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан археологик эшләр үткәргәндә бирелә торган ачык кәгазь (открытый лист) минем исемдә иде, ул кәгазь буенча соңыннан фәнни отчет языла), тарих фәннәре кандидаты, таш гасыр буенча белгеч В.В.Морозов, тарих фәннәре докторы, таш гасыр һәм бронза эпохасы буенча белгеч В.В. Ставицкий, таш эшләнмәләр буенча белгеч Е. Н. Голубева тарафыннан алып барылды. Казу эшләрен Пенза дәүләт университетының тарих факультеты студентлары башкардылар. Алар биредә кыр археологиясе практикасын уздылар.
—Табылдыклар нинди чорга, кайсы археологик культурага карый?
— Каберлек территориясен тикшерү биредә кешеләр таш гасыр азагыннан — безнең эрага кадәр 5 нче меңъеллыкның икенче яртысыннан башлап яши башлаганнарын күрсәтә. (Ягъни, якынча 6 мең — 6500 ел элек — редакциядән). Биредә нәкъ шул чорда кешеләрне җирләгәннәр. Әлеге чорга караган таш уклар, сөяк һәм таштан (серпентиниттан) ясалган асма бизәкләр салынган 9 каберлек һәм корбан чалу комплекслары ачыкланды.
Аннары биредә бакыр-таш гасыр металлурглары мәйданчыгы булган (б.э. к. 3 нче меңъеллык). Бакыр эреткәннәр. Моны керамика һәм руда шлаклары булган конструкцияләр дәлилли.
Аннары, урта гасырлар чорында, якынча безнең эраның 7-14 гасырларында, монда янә җирләүләр башкарганнар. Тимер пычак һәм ут чыгару өчен чакма таш (кресало) салынган 2 каберлек ачыкланган.
Һәм, ниһаять, 19 гасырда монда каеннан дегет куу өчен сумала куу алачыгы ясаганнар. Янәшәдә учак ягыла торган корылма булган, нәкъ ул иң борынгы каберне җимергән дә инде.
— Әлеге табылдыкларның әһәмияте, уникальлеге нинди?
— Монда әлеге дүрт хронологик эпоханың барысы да кызыклы. Аларның һәрберсе уникаль. Болан, кондыз, балыкның йоткылык тешләре, кабан тешләре кебек хайван сөякләреннән ясалган күп төрле инвентарьлы борынгы каберлекләр гомумән Россия территориясендә бик сирәк очрый.
Металлургия мәйданчыгы да әлеге чор өчен бик сирәк очрый торган күренеш. Без бу вакытта кешеләр инде рудадан бакыр эретә белгәннәрен беләбез, ләкин нәкъ менә шундый эшләрнең тулы циклын чагылдыручы- руда да, металлургия шлаклары да, әзер эшләнмәләр ватыклары да сакланган урын — беренче тапкыр ачыкланды..
Урта гасырлар чорындагы каберлекләрнең дә кайсы халыкныкы икәнлеген төгәл ачыклыйсы бар.
Сумала кайнату чокыры шулай ук археологик казуларда сирәк очрый һәм яңа заман тарихы буенча белгечләр җәлеп итүне таләп итә.
Әлбәттә каберлекләргә күмелгәннәрнең җенесен һәм яшен, аларда нинди авырулар булганнарын һәм ничек тукланганнарын ачыклау өчен, төрле белгечләрне-антропологларны, остеологларны, химикларны җәлеп итеп, тагын да зуррак анализ ясарга кирәк булачак. Хайваннарның да нинди төргә караганнарын, зурлыклары, хәзерге вакыттагы хайваннардан нәрсәләре белән аерылып торганнарын ачыклау максатыннан аларның сөякләрен тикшерәсе бар. Руда һәм шлак составының да спектраль анализын ясыйсы бар — бу руда җирле булганмы һәм аны ничек, нинди температурада эреткәннәрен ачыкларга булышачак.
Фотографияләрне тарих фәннәре кандидаты, «Археология Восточно-Европейской равнины» ҖЧҖ директорының фәнни эшләр буенча урынбасары А. В. Лыганов бирде.
Әлеге интервью тулысынча «Минзәлә» газетасының 1 ноябрь, 2024 ел санында басылып чыгачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев