Дуслык, җаваплы караш булгач
Районыбыздагы күпләргә ДОНнар “докторы”, оста шахматчы буларак таныш булган, май башында 80 яшьлек олуг юбилеен каршыларга җыенган Рәис Әхмәтов хәзер дә кул кушырып ята торганнардан түгел.
Техникага мәхәббәт
Техникага тартылуым мәктәптә укыган чагымнан ук, ИЖ-49 мотоциклыннан башланды, – ди Рәис Хисамович. Әтисе Хисам, мотоциклы ватылдымы, аны авыл урамында ташлап кайта торган була. Мондый чакларны Рәис көтеп кенә тора, өйгә алып кайта да, мотоциклда “казына”, шулай итеп өйрәнә. – Бәлки мондый сәләт кешегә тумыштан бирелә торгандыр, әмма мин кайда да булса кызыклы әйбер күрсәм, шуны ясамыйча калмый идем, ди ул.
Ятуда укыган чагында авырып хастаханәдә ята. Шунда домино уйнарга өйрәнә. Өенә кайткач, агачтан доминолар ясап, яшьтәшләренә дә шул уенны өйрәтә.
7 нче сыйныфтан соң ул Иске Матвеевка мәктәбендә укый башлый. Татар малаена урысча уку авыр була, билгеле. Хәтта унынчыны бетергәндә диктант язарга барырга “онытып” өйдә ятканда, аны укытучысы өйләреннән килеп ала. Аптыраган укытучы аңа текстны күчереп язарга рөхсәт итә, әмма ул анда да хата ясый. “Мәктәптә укыган елларда урысчаны өйрәнмәсәм дә, шахматны өйрәндем”, ди ул. Аның урынына тормыш сынауларына бирешми ул. Кем белә, шушы шахмат, домино кебек уеннар аның алга таба уңышларга ирешүенә йогынты ясагандыр, шулай ук кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабызгандыр. Танылган педагог В.А.Сухомлинский “Уен – кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул” дип юкка гына әйтмәгәндер. Урта мәктәпне тәмамлаган Рәис тә Казан авыл хуҗалыгы институтына инженер-механик белгечлеге буенча укырга керә.
ДОНнар “докторы”
Рәис Әхмәтовның хезмәт елларын районга беренче ДОН комбайннары кайтарылып, мехотряд оештырылуыннан башка тулысынча күз алдына китереп булмыйдыр. МТС оешмасында (җитәкчесе Мәгъсүм Фәттахов) ДОНнар буенча мехотряд оешуы һәм аның эшчәнлеге безнең районны гына түгел, якын-тирәдәге районнарны да шаккаттырган иде. КПСС райкомының беренче секретаре булып Рәшит Хамадиевның эшләгән чагы, 90 нчы еллар. Районга урыпҗыю чоры алдыннан 11 яңа комбайн – ДОН-1500ләр кайтарыла, тора-бара аларның саны 15кә җитә. Рәис Хисамович кышын “Колос” кионотеатры директоры, ә урып-җыю чорында шушы отрядта инженер-диагност булып эшли башлый
Язманы тулысынча "Минзәлә" газетасының 29 апрель, 2020 ел санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев