Игътибар! Минзәлә газетасының яңа саны иртәгә үк – 29 апрельдә чыга!
1 Май бәйрәме эш графигына үзгәреш кертү сәбәпле газета иртәгә үк чыга. Газета сатылучы кибетләргә һәм “Кырык тартма”га иртәгә үк көтәбез!
(Минзәлә, 28 апрель, "Минзәлә-информ") Үзчикләү чорында кайсы сәүдә предприятиеләренә эшләргә ярый, ә кайсыларына юк? Бу хакта газетаның 1 нче битендә.
Дәвек авылында, ниһаять, кибет ачылды. Анда безнең газетаны да сатып алырга була. Бу турыда тулырак 1-6 битләрдә.
Чыгышлары белән Минзәләдән булып, АКШ һәм Италиядә яшәүче якташларыбыз үзләрендәге коронавирус белән бәйле вәзгыять хакында сөйлиләр – 2 бит.
Психолог Люция Закирҗанованың катлаулы чорларда да үз-үзеңне саклап калу турында киңәшләре 3 биттә.
Быелның май башында 80 яшьлеген билгеләп үтүче легендар Рәис Әхмәтов турында мәкалә – 4-5 битләрдә.
Росреестрдан күчемсез милек теркәү турында мәгълүмат 6 биттә чыга.
7 биттә рәсми мәгълүмат. 8 биттә - район хәбәрләре.
Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев