Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрә
Районда берьюлы 5 кадрлар алмашынуы. Кемнәр нинди эшкә килде – 2 биттә укыгыз.
Авылдашларын газетага яздыруда аеруча зур активлык күрсәткән Бикбау почта бүлеге коллективына “ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә-информ” филиалына күчмә кубок тарпшырылды. Бу хакта – 1 нче биттә.
Минзәләнең шифалы суы Татарстан тарихын бөтен дөньяга таратачак. Ни рәвешле икәнен беләсегез килсә 1-8 нче битләрне укыгыз.
Калморза хуҗалыгының терлекчелек өлкәсендәге уңышлы эшчәнлеге хакында 2 нче биттә мәкалә чыга.
3 нче биттә легендар Гөлсабира Хәкимова хакында биографик мәкаләнең дәвамы басыла.
Районыбызда яшәүче берничә гаиләгә ана капиталы тапшырылды. Бала туу сөенече өстенә дәүләт тарафыннан саллы бүләккә дә кемнәр лаек булган – бу хакта 4 биттә языла.
3 нче мәктәпнең татар телен үз туган телләре кебек белгән рус балалары турында мәкалә 5 нче биттә чыга.
6-7 нче битләрдә җир мөнәсәбәтләре, рәсми сәхифә чыга.
8 нче биттә котлаулар чыга.
Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев