Иртәгә "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2021 елның 19 марты саны чыгачак
Минзәлә районы вәкиле Рамилә Гыйниятова "Татар кызы-2021"бәйгесендә җиңүчеләр исемлегенә керде. Бу хакта газетабызның 1 һәм 5 битләрендә языла
(Минзәлә, “Минзәлә-информ”) "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!
Минзәлә интернат-мәктәбе тәрбияләнүчеләре Бөтенроссия ярышларында-Спартакиадада катнаштылар, шуларның икесе – 2022 елгы Махсус Олимпиадада Россия җыелма командасына кандидатлар булдылар. Бу хакта тулырак 3 биттә.
Минзәлә шәһәрендә яшәүче рус милләтеннән булган ханым, күптәнге хыялын үтәп, район мөхтәсибәте оештырган курсларда татар телен өйрәнә. Бу хакта шулай ук 3 биттә.
Аеруча зурлап Май чабу бәйрәмен Минзәлә һәм Кадрәк авылларында үткәрделәр-1-2 һәм 4 битне укыгыз.
"Атна вакыйгалары" кушымтасында язуларынча, укытучылар һәм табиблар пенсиягә иртәрәк чыгачак, йөрәк һава торышына бик тә сизгер. Шулай ук популяр татар җырчысы Әнвәр Нургалиев белән интервью да кушымтада чыга. Хатын-кызлар көрәш белән шөгыльләнә торган авыл турында (материал "Атна вакыйгалары" на да чыга) һәм авыл җирлекләре өчен конкурс турында "События недели” да укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев