Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Кызыма бүләк итеп китап чыгардым

8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнер

(Рөстәм Хәкимҗанов, "Минзәлә-информ")

Иң матур традицияләрне саклап калу өчен аларны заманлаштырынга кирәк. Без башка дөньядан аерым яши алмыйбыз. Кашапова Гөлсәрия Назыйм кызы шул милли, тәрбияви ысулларны кулланып кызларына китап чыгырган. Әти-әниләре, әби-бабалары турында бик матур татар орнаментлары белән сүрәтләнгән китап кечкенә кызны бик сөендерә. Игътибарыгызга аның белән "Минзәлә" газетасының 9 июль 2021 санында чыгучы интервьюдан өзекне тәкъдим итәбез.

Китап битләрендәге рәсемнәрнең эчтәлеге турында әйтеп китегез әле.

– Кызым туып, китапларга булган игътибарын, мәхәббәтен күргәч, аның беренче туган көненә үк чыгарырга дип хыяллана башладым. Әнием бер төн эчендә, минем фикерләремне, теләкләремне тыңлагач, үзе дә илһамланып, бер төн эчендә әкиятен дә язып бирде. Ә менә рәсем ясауларыбыз 2 елга сузылды. Сюжетларын рәткә салгач, әби-бабайлар, әти-әниләрнең танышу тарихларын өйрәнгәч, көнкүрешләрен җентекләп өйрәнгәч иллюстрацияләрен ясарга керештем. Рәсемнәрдә һәр героебызның туган яклары, авыл күренешләре, еллар буе сакланып килгән милли байлыкларыбыз, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез һәр чорга туры килгән көнкүреш сүрәтләнгән. Бертуган апамның кызы Рүзиләбез белән Минзәләбезнең күпләргә таныш рәссамы Раилә Хәкимҗанова миңа әкиятебезнең геройлары әби-бабайларыбыз бәләкәй Диләфрүз таный алырлык булсын өчен геройларының бит-йөзләрен өйрәнеп, шуларга охшатып, төзәтеп бирделәр. Кызлар минем вак элементаларга, мәсәлән пәрдәләр, киемнәр, тәлинкә, чынаякларның бизәкләренә, бөҗәкләргә игътибар ясавыма башта каршы килгәннәр иде, ахырда үзләре үк нидер өстәп, бизәп чыктылар. Чөнки тәҗрибәдән күренгәнчә, балалар вак әлементларга күбрәк игътибар итәләр. Китапның тышлыгы – Рүзиләнең, соңгы биттәге иллюстрациябез – Раиләнең иҗатлары. Мин кызларга мең рәхмәтле. Ничә төн йокламыйча, бар эшләрен калдырып бер сүзсез минем хыялымны чынга ашырырга ярдәм иттеләр. Кызларга, Минзәлә гәҗитебез аркылы рәхмәтемне белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев