Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

“Минзәлә” газетасын иртәгә, 29 июльдә үк көтегез

Газетабызның бу санында райондашларыбыз “Ни өчен Минзәлә туризм үзәге түгел?” дигән сорауга җавап эзли.

(Минзәлә, 28 июль, "Минзәлә-информ") Бу атнаның җомгасы - Корбан бәйрәменә туры килү сәбәпле ял көне. Шуңа күрә район газетасын кибетләрдә һәм почта тартмаларында иртәгә үк көтегез. Киләсе атнага газета гадәти ритм буенча җомга көнне чыгачак.

“Австралиядә дә Сабантуйда булдым, Минзәләгә килгән юк иде әле”, - ди үз интервьюсында Татарстан һәм Башкортостан республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов. (1 биттә укыгыз)

Коронавирус пандемиясе райондагы хезмәт базарына ничек тәэсир итте? Бу хакта район мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Сәмигуллина белән интервью. (1 -5 бит).

“Калморза” хуҗалыгының баш бармак хәтле башаклары турында 2 биттә укыгыз

Минзәләгә “Башкирские пираты” слэдж-хоккей командасы килгән иде. Бу турыда 3 биттә укыгыз.

Балаларга түләүләр дәвам итә – бу хакта райондагы пенсия фондының клиентлар хезмәте хәбәр итә.

5 биттә данлыклы Стахеевлар династиясенеке булган йортларның тарихы языла.

Легендар “Инвалидка” СМЗ С-ЗД автомобиле турында 6 биттә укыгыз. Шулай ук 6-8 битләрдә пневмониядән саклану буенча киңәшләр дә чыга. 7 биттә – рәсми сәхифә, 8 биттә район тормышына кагылышлы хәбәрләр, котлаулар басылып чыга.

Газетабызның “Атна вакыйгалары” , “События недели” кушымталары да кызыклы мәгълүматларга бай. Кушымтаның ике версиясендә дә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның татар халкының үткәне һәм киләчәгенә багышлап язылган мәкаләсе һәм бу хакта танылган җәмәгать эшлеклеләре, белгечләр фикерләре чыга. “События недели” Кама Тамагының туристик потенциалы белән таныштырса, “Атна вакыйгалары” Алабугага чакыра. “События недели”да республикабызда аккошлар саны арту турында хәбәр ителсә, ”Атна вакыйгалары” тешләрне саклау һәм интернет-кибетләр белән эш иткәндә мошенниклардан саклану буенча киңәшләр белән уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев