“Минзәлә” газетасын пәнҗешәмбе, 5 ноябрь көнне көтегез
Шәһәрнең Элеваторный бистәсендә кайчан газ була? Җавап – 4 биттә.
(Минзәлә, 3 ноябрь, "Минзәлә-информ") 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрь – ТР конституциясе көне буларак ял көннәре булу сәбәпле, район газетасы кибетләрдә һәм почта тартмаларында 5 ноябрьдә үк булачак!
Минзәлә медицина училищесында белем алучы Алия Абышевага РФ Президенты Владимир Путиннан медаль һәм грамота килгән – бу хакта 3 биттә.
“Туганнарым шпана булып чыкты, 86 яшьлек әбиләрен мыскыл иттеләр”, дип хат язган шәһәрдәшебез.
Авыл хуҗалыгы көненә багышлап үткәрелгән Уңыш бәйрәмендә бүләкләнгән бер төркем хезмәтчәннәрнең исемнәре һәм фотолары 2 биттә басылып чыга. Дәвек авылында нинди зарлар бар? Бу турыда 5 битне укыгыз.
Районда кайсы һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур икәнен беләсегез килсә, 7 битне укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев