"Минзәлә" газетасының 11 сентябрь санына күзәтү
Шәһәрнең иң динамик үсеше алган өлеше – Садак бистәсендә яшәүчеләрнең нинди гозерләре бар? Бу хакта – 1-6 битләрдә.
(Минзәлә, 10 сентябрь, "Минзәлә-информ") Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 11 сентябрьдә булачак!
Минзәлә елгасы аша районыбызда ничәнче яңа күпер салына – бу хакта безнең газетада укып белерсез. Тауасты Байларда традицион Көлтә бәйрәме үткәрделәр – 4 битне карагыз.
Шәһәр яшьләре нәрсә турында хыяллана? Әлеге сорауга алар үзләре 3 биттә җавап бирә. Шушы ук биттә – Альбина Гайсинаның эштә телефон белән мавыгып утыручыларга карата тәнкыйть язмасы.
5 тә – Минзәләнең Зоя Космодемьянская, 1 адресы буенча урнашкан йортының тарихы. Юртауда чишмә төзекләндерделәр – 8 битне укыгыз.
Газета кушымтасы “Атна вакыйгасы”-“События недели”– ТР да М12 трассасы төзелү нинди файда бирәчәге; республикада Бакчачы көне; Апас районының Әҗем авылында Вилдановлар гаиләсенең табышлы бизнесы турында укыгыз. Шулай ук “События недели” да балаларны интернетның тискәре йогынтысыннан ничек сакларга кирәклеге турында языла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев