Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 13 март санына күзәтү

Техникум тулай торагындагы “суыткыч кыйссасы” ничек хәл ителгән? Прокуратура әлеге вакыйганы ничек бәяли? Бу хакта газетабызның 3 битендә. Хөрмәтле укучыларыбыз! Игътибар иткәнсездер – газета ӨР-ЯҢА форматта чыга башлый. Газетаны карап, укып чыккач, фикерләрегез туа калса, безгә хәбәр бирегез!

1 биттә “Әниләр һәм бәбиләр” проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызары белән берлектә Минзәлә сәхнәсендә чыгыш ясаган Югары Тәкермән авылыннан Сәхаповлар гаиләсе турында укыгыз.

2 биттә район башлыгы Айдар Салаховның бизнес вәкилләре белән “түгәрәк өстәл” форматында очрашуы турында языла.

4 биттә тыл ветераннары Хаҗәр Имаметдинова һәм Зинаида Ильина турында языла.

5 бит тарихка багышлана. 6 биттә районыбыз хуҗалыкларының терлекчелек өлкәсендәге күрсәткечләре турында языла.

7 биттә белдерүләр, 8 биттә котлаулар һәм район тормышына кагылышлы хәбәрләр чыга.

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев