"Минзәлә" газетасының 18 сентябрь санына күзәтү
Садак бистәсенең төньягы кайчан газ белән тәэмин ителәчәк? Гомумән шәһәрнең әлеге өлешенең үсеш перспективалары нинди? Бу хакта -1-4 битләрдә.
(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 18 сентябрьдә булачак!
ТР Президенты сайлауларында Минзәлә районында яшәүчеләр кайсы кандидатка ничек тавыш биргәннәр, Минзәлә районы советына депутатлар итеп кайсы округтан кемнәр сайланган? 2-3 битләрне карагыз.
Пенсия яше алдындагы гражданнар мәшгульлек үзәге аша нинди белгечлекләргә укый алалар? Бу хакта – 8 биттә.
Табиблар COVID-19 коронавирус инфекциясен кичергән авыруларга нинди киңәшләр бирәләр? Гошер сәдакасының шартлары нинди? Укучы балага иртән нәрсә ашатырга? Кайсы бәрәңге тәмлерәк: агымы, сарысымы? Болар – “Атна вакыйгалары” кушымтасында. Шулай ук “Атна вакыйгалары” битләрендә Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов белән ә “События недели” да – Элвин Грей белән әңгәмә чыга. “События недели” да көзге депрессияне җиңү киңәшләре дә күпләргә кызык булыр дип ышанып калабыз .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев